Клара Булатова 'Келәү'е
Танылган шагыйрә Клара Булатова бу көннәрдә үзенең 75 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый. Әтисе Гариф абыйны 1946 елда Сарман районының Ләке авылы мәктәбенә директор итеп билгеләгәч, алар семьялары белән бирегә күчеп киләләр. Һәм, Клара Булатова үзе әйткәндәй, аның балачагының иң күңелле, иң бәхетле еллары Ләкедә уза.
Моның шулай икәнен аның керәшеннәргә багышланган шигырьләрен, повесть, хикәяләрен укып та беләбез. Керәшеннәр темасы Клара Булатова иҗатының буеннан-буена бара.
Эчкерсезлек, хезмәт сөючәнлек
Керәшеннең асыл үрнәге -
Моңлы җанда мәкер,явызлык юк,
Җыр тулы бит аның йөрәге
- кебек шигырь юлларына аның керәшеннәргә карата булган бөтен күңел җылысы салынган.
Күптән түгел шагыйрәнең бу темага язылган әсәрләрен туплап, шагыйрь Рафис Корбанов үзенең нәшриятында 'Келәү' исемле китап бастырып чыгарган. Һәм 12 март көнне, дөньяга ике шагыйрь - Ямаш Игәнәй белән Клара Булатованы укытып чыгарган Ләке авылы мәктәбендә, шушы китапның презентациясе үтте.
Очрашуга бүгенгесе көндә Әлмәт районы Нәдер авылында гомер итүче шагыйрә үзе дә килгән иде. Ул көнне мәктәпнең очрашулар залы укучыларны да, килгән кунакларны да, авыл халкын да сыйдырды. Клара Булатованың балалык еллары турында үзе сөйләгән истәлекләре рәхәтләндереп көлдерсә, укучылар, укытучылар сөйләмендә яңгыраган тирән эчтәлекле шигырьләре күзләргә яшь китерде. Аның иҗатын яратучылар, таланты алдында баш иючеләр әйткән фикерләр күпләребезнең күңелләрен кузгатты. Барыбызны да дулкынландырган очрашу да булды әле ул көнне. Клара Булатованың 'Син исәнме, Лаксандра апа?' шигырендә искә алган ахирәте - Куян Лүскесе белән 53 елдан соң шушы залда күрешүләре барыбыз өчен дә көтелмәгән шатлыклы хәл булды. Очрашуга Людмила түтине Зәйдән балалары алып килгән иде.
'Шигырьләр, 'Яшел яфрак - яшәү төседер' повестен, 'Әдрәс бишмәт, буй бистәр' хикәясен үз эченә алган 'Келәү' китабы керәшеннәр өчен зур бүләк ул. Чөнки ул әдәбият дөньясында Җырчы Җәкәү шигырьләреннән соң керәшеннәр турында нәкъ керәшенчә итеп язылган икенче китап, дисәк тә ялгыш булмас', - диде очрашуда 'Туганайлар' газетасының баш редакторы Людмила Белоусова да. Дөрестән дә, Клара Булатова 75 еллык гомеренең башында ук тугыз елын Ләке керәшеннәре арасында уздырып, күңеленә сеңеп калган истәлекләрен балалардай чиста, саф итеп бирә алган. Керәшеннәр күңеленә керәшенчә итеп кенә кереп буласын гомере буена аңлап яшәгән, һәм шушы керәшеннәрдән бүген рәхмәт һәм олылау сүзләрен ишетә. Бу бәхет түгелмени!
Клара Булатованы олылаган мәктәп коллективына да шундый очрашу уздырулары өчен рәхмәт әйтәсе килә. Танылган шагыйрә укыган Ләке мәктәбендә бүген 42 бала укый. Бүген-иртәгә оптимизациягә эләгәбез, дип куркып яшәп яталар. Кызганыч, дөньяга шагыйрьләр, галимнәр генә түгел, тормышны яратучы күпме чиста күңелле кешеләр укытып чыгарган йөзләгән мәктәпнең тагын берсе яшәүдән туктау алдында тора. Шагыйрәнең:
Ярамый торган эшләрне
Җазыкка саный идек - дигән сүзләре белән ул ябылу куркынычларын туктатып, Ямаш Игәнәй, Клара Булатованы укыткан шушы мәктәпне саклап каласы иде.
Р.МИХАЙЛОВА.
18.03.2011
|