Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
баш проект турысында сылтамалар rus kryash tat eng

Жаnалыклар
Анализлау
Кoн yзяге темалары
Кряшенняр турында кюбляб информация биреy чаралары
Кряшеннярнен казерге хале
Тын oлкясендяге yткянняр, культура
Музыка культурасы белян фольклор
Этнография
2002-нге жылда калык санын алыу
Электрон конференцияляр
Библиотека
Фонотека
Галереяляр
Радиотабшырыулар
"Кряшен Сюзе"
Книжная лавка
Сылтамалар



Кряшен жяшляре Союзын ойоштороу жыйылышы... Кряшен калыгынын yсеш перспективалары, проблемалары... Декларация этнос буларак, кряшеннярнен yз билгелянеyе турысында...


Кряшенняр

КРЯШЕННЯР

Кряшенняр - Татарстанда, Башкортостанда, Удмурртиядя, Оренбург oлкя-сендя бергя тубланыб жяшей торган, кюбчелеге Православiе денен тота торган тoркoй калык. Кряшеннярнен yз аталышы - кряшен, аларны кюб чагында жаnгышыб, "чукынган татар" диб, жя "керяшен татарлары" диб атаб жoртяляр, былай дейеy дoрoс тoгoл, "чукынган татар", "керяшен татары" - ул миссiонер сюз, тик кряшеннярнен yз аталышы тoгoл, этнологлар билгеляy oчoн биргян сюз дя тoгoл. Бу турыда шуны истя тотарга киряк, шушындый ук хал казах калыклыры белян дя булган, аларны 1917-нче жылга тикле жаnгышыб, "дала кыргызлары" диб жoрткянняр.

РФ Госкомстаты, тагы этнология, антропология Институты aйтеyе буйынча жакынча 300 меn тирясе кряшен бар диб исябляня. Россия Федерациясендя жяшей торгвн 190 нан артык калык арысында кряшенняр 23-нче урында торя. Бoгoнгo кoндя кряшенняр Россиядя кюб санны калыклар арасында дяyляттян дя, башка калыклардан да реабилитация алмыйча калган суnгы бердян бер калык булыб торалар.

Шулай булса да, кряшенняр, бяйсез, ирекле калык булыб жяшягян булыулары oстoня, aле yзляренен духовный, культура, белем биреy yзякляре (школлары, храмнары, монастырлары, укытыучылар семинарияляре) булган калык та. 1917-нче жылдан суn зур кряшен жыйыннары (кряшен съездлары) yткярелгян, кряшен гяжитляре чыгыб килгян, кряшен музейлары, фольклор коллективлары эшлягян. Калыкка белем биреy, культура бюлекляре карышысында кряшен бюлекчяляре эшлягян. Бер багытта aле РСФСР составында Кряшен автономия республикасы тoзoy уйы да булган. 1920-нче, 1926-нчы жыллардагы калык санын алыу багытында кряшенняр айырым калык булыб исябкя алынганнар (1926-нчы жылгы калык санын алыуда алар 101 меn кеше жазылган). Бары тик 1926-нчы жылдан суn гна кряшенняр айырым кюрсятмя буйынча мяжбюрей-ляб, татар диб жoртoля башлаганнар. Шулай булса да, кряшенняр казергя кадяр yзляренен этнокультура, конфессиональ yзенчялеклярен, yз аnнарыn, бер калык булыб ойоша алыу сялятлярен, Россиядя гражданнар бергялеге пурмылашкан шартларда эшляргя aзер булыуларын саклаб калганнар.

www.kryashen.ru интернет-серверы кряшен калыгынын yткяненя, этнографиясеня гня карамый, aле серверда кряшеннярнен бoгoнгo хале, yзенчялек-лекле миллей культурасы, ден княгяляре, дoнья тормошо турысындагы княгяляре белян бергя кряшеннярнен yзляре турында жазылган княгяляр белян дя танышырга була. Виртуаль библиотекада кызыклы видео-, аудио- материаллар саклана. Кряшен калыгынын культуравына, духовный yткя-неня айырым бюлек бирелгяn, бу oлкядя кряшеееяр yзлярен жактыртыу-чылар Н.И.Ильминскiйга, священникляр Василiй Тимоjеевкак, Тимоjей Егоровка, Назарiй Герасимовка, тагы бютянняргя оло бурычлы. Кряшен-нярнен бергя тубланыб жяшей торган урыннарын кюрсятеyче Карта, тагы "Аналитика" бюлеге айырыуча кызыклы.

www.kryashen.ru серверы бик зур этнокультура интернет-проектнын иn эелкесе булыб тора, ул дюрт телдя (инглизчя, кряшенчя, русча, татарча) эшлей. Алга таба www.kryashen.ru серверы базасында этнокультура темасына караган бютян сайтлар да булдырыу кюздя тотола.

 

ЮГАРЫГА


© Сетевой этнокультурный проект www.kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на www.kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: kryashen@yandex.ru