Сайлау ирке - үзебездә
Әле кайчан гына 2002 елда шау-гөр килеп халык санын алган иделәр. Хәтеремдә, радиода да, телевизорда да, гәҗит-журналларда да көн кадагында керәшеннәр, мишәрләр, һәм башкалар булды... Бик күпләр шул чорда дөньяда керәшеннәр барлыгын белеп калды да инде. Ул узган сан алуның керәшеннәр өчен бердәнбер плюсы шул гына булды да бугай, чөнки үземне дә карандаш белән генә керәшен дип язып чыгып китсәләр дә, аннан миңа да җылы да, салкын да булмады.
Инде менә тагын санаячаклар. Шушы уңайдан редакциябезгә шалтыратучылар да, хат язучылар да бар. Нишлик, кем дип язылыйк, дип сораучылары да күп. Ходаем, кемдер әйтүгә, өндәүгә яисә басым ясауга карап кына үзеңне ниндидер милләт кешесе итеп буламы соң ул? Ярый да динне сайлап була, ә бит әти-әнине сайлау мөмкинлеге булмаган кебек, миңа калса, милләтеңне дә сайлап алып булмый. Үзем белгән хәтле биш буыным керәшеннәр булгач, мин керәшен булмый, кем булам соң инде? Шушы яшемә чаклы мине керәшен бит син, дип мактадылар һәм керәшен бит син, дип сүктеләр дә. Интонацияләре генә төрлечә иде. Нинди булсам да, мин керәшен инде. Нинди милләт булып язылу һәркемнең үз эше, минемчә. Урыс әйтмешли, кешенең 'нутро'сы әйтергә тиеш. Кемнеңдер басымы яисә кушуы аркасында гына үзен теге яисә бу милләт булып язылган 'кермешәк'тән кемгә ни файда?! Үзен урыс яисә татар дип йөргән керәшеннәрне дә сүзләмим. Димәк, аларда шул милләткә тартылу һәм шул милләт сыйфатлары күбрәк. Үзең булып калуларга ни җитә! Инде килеп шунысын да әйтим: ярты гасырдан артык яшәүдән соң, елдан-ел арта барган илкүләм, дөньякүләм проблемаларга карап, минем хәзер керәшен дә, татар да, папуас та буласым килми! Бары Ходай биргән гомеремне 'Просто кеше' булып кына яшәп бетерәсем килә. Бигайбә, туганнар! Сайлау ирке үзегездә!
В.МАКСИМОВА.
13.10.2010
|