Без күпме?
Билгеле булганча, зур масштаблы бу дәүләт кампаниясе 14-25 октябрь көннәрендә Россиянең барлык территориясендә узачак. Соңгы тапкыр россиялеләрнең санын исәпкә алу 2002 елда булган иде. Ул чорда республикада барлыгы 3 миллион 779 мең 300 кеше яшәсә, бугенгесе көнгә татарстанлылар саны 137 мең 600 кешегә арткан. Аеруча төрле милләт вәкилләренең санын ачыклауга юнәлдерелгән әлеге мөһим чарага карата республикада әзерлек эшләре башланды инде.
Дәүләт статистика федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов әйтүенчә, Программаның методологик һәм оештыру положениеләре һәм сораулары, нигездә, 2002 елгы программа белән охшаш. Төп аермасы шунда: исәпкә алу кәгазенең бер өлешен гражданин үзе тутырып, кайсы милләткә каравын үзе хәл итеп, үз куллары белән язып куячак. Халык санын исәпкә алу кысаларында, мәгълүмат җыючыларны фатирларына кертергә теләмәүчеләр өчен октябрь аенда 'Халык санын алу буенча бердәм көн' үткәрелә.
- Безнең әлеге акциядә катнашырга теләмәүчеләрне мәҗбүр итәргә хакыбыз юк. Ә инде участокка да килмәгән, фатирларына да кертмәгән яисә кешеләрне өйдә тота алмаган очракларда, гражданин турындагы мәгълүмат административ чыганаклардан алыначак,- ди Валерий Кандилов.
13.10.2010
|