Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән!
Хөрмәтле дуслар, туганнар, газета укучылар!
Үтеп баручы Юлбарыс елы республика керәшеннәре өчен бик бәрәкәтле булды. Республика керәшен җәмгыяте инициативасы белән булдырылган 'Бәрәкәт' керәшен яшьләре оешмасы эшен тиешле югарылыкта алып барды. Республика яшьләре бер-берсе белән аралашып яшиләр, сәнгать, спорт өлкәләрендә төрле кызыклы очрашулар, ярышлар уздыралар. Киләчәктә дә бу эш дәвам итәр, керәшеннәр яшәгән башка төбәкләрдә дә яшьләргә игътибар тагын да артыр, яңа елда алар тагын да дәртләнебрәк яшәрләр, дип ышанасы килә.
2010 ел илебездә Укытучылар елы дип игълан ителде. Керәшеннәрдә гомер-гомергә укытучылар күп булган. Без барыбыз да бу хезмәт кешеләренә бурычлы. Үтеп баручы ел аларның тормышларын, эшләрен әз генә җиңеләйтерлек шартлар тудырган булса, алдагы елларда бу эшләр тагын да дәвам итеп, Укытучы һөнәре илнең иң мактаулы һөнәре булыр, дип өметләнәбез.
Үтеп баручы ел безнең илебездә яшәүче барлык милләт халыкларының күңелләренә Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үткән ел булып та кереп кала. Ватан азатлыгы өчен барган бу сугышта күпме карендәшебез башларын салды, күпме толлар, ятимнәр тормыш ачысын татып яшәде. Мондый афәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын, балаларның шат көлү авазларын мылтык тавышлары өзмәсен иде. Сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарыбызның алдагы көннәре җан тынычлыгында, күңел җылысында үтсен.
Безнең ишекләребезне сак кына атлап килүче, йомшак күңелле, тәртип яратучы Куян елы шакый. Бу ел өйләребезгә тынычлык, муллык, тазалык алып килсен. Тормышта очрап торган төрле проблемаларга, борчу-мәшәкатьләргә, кризисларга бирешмичә, алга куйган эшләрне җиренә җиткереп үтәрбез, бер-беребезнең кадерләрен белеп, кавемебезгә хезмәт итәрбез, дип ышанасы килә. Һәрбарчагызга семья бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим.
Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре күңелле һәм бәрәкәтле булсын! Иван ЕГОРОВ, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.
24.10.2010
|