Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


'...З?ЙЛЕЛ?РНЕ? КУЛЬТУРАЛАРЫ ?СТЕ'

К?нд?лек гад?ти тормышта урманчылар турында ?з с?йлибез, ?з язабыз, ничектер, бу ?лк?д? эшл??чел?р икенче пландарак кала. ? бит аларны? хезм?те иген ?стер?ченекенн?н д?, нефть табучыныкыннан да ким т?гел. Х?ер, бу к?нн?рд? урман ху?алыгы хезм?тк?рл?ре - игътибар ?з?генд?, аларны? ??н?ри б?йр?мн?ре булып узды.

17 сентябрь к?нне Казанны? Д?рвишл?р бист?сенд? Татарстан урман ху?алыгы хезм?тк?рл?ре к?зге сабантуй ?тк?рдел?р. Урман ху?алыгы министры Наил М??диев, алдынгы урманчыларны котлап, с?з башы ?йтк?нн?н со?, к??елле Урмантуй башланды. Котлаулар, ярышлар, б?л?кл??л?р к?п булды. Б?йр?мне? т?п к?р?ш батыры булып, Лаеш урманчысы Руслан Газизуллин калды.

ТНВ каналыннан '?ырлыйк ?ле' тапшыруында урман ху?алыгында эшл??чел?р ?з талантларын к?рс?тте. Кузнецов, Н.Бачков (Мамадыш), Марс Гуреев (З?й) кебек ?егетл?р кер?шен ?ыруларын башкарып, телевизор караучы каренд?шл?рен с?ендердел?р. ?зл?рен ты?лаганда, ??н?рл?ре н?къ мен? урманга б?йл?нешле булган ?чен, шулай матур, мо?лы итеп ?ырлыйлардыр кебек тоелды.

Урманчыларны? б?йр?мн?ре д?, аларга багышланган '?ырлыйк ?ле'се д? елына бер ген? тапкыр ?т?. ? мен? к?нд?лек тормышларында алар нинди? Н?рс?г? с?ен?л?р, н?рс?г? к?ен?л?р? Гомум?н, урманчы-лесничий ??н?ре турында к?бр?к белерг? тел?п, Т?б?н Кама лесничествосыны? Баграж урманчылыгы участок лесничие Александр Иванович Сехаев бел?н ??г?м? кордык.

- Александр Иванович, лесничий булу балачактан хыялланган ??н?регезме, ?лл? урман ху?алыгы ?лк?сен? очраклы гына килеп эл?ктегезме?

- Туган т?б?гем Кукмара районы Лубян поселогы ик?нен ?йтс?м, барысы да шуннан а?лашылыр. Лубян малайларыны? к?бесе урманчы семьясында, турыдын-туры урман бел?н б?йл?нешт? ?с?чел?р. ?тием Лубяндагы агач эшк?рт? заводында эшл?де, кызганычка каршы, бик яшьли, 44 яшенд? ?леп китте. ?ни т?рбиясенд? без - биш бала калдык. ?сеп, ?зр?к ис?йг?нче дип, беребезне д? яныннан еракка ?иб?рм?де. Шулай итеп без ?ч туган бер-бер артлы Лубян техникумын, аннан Ижевскидагы урман ху?алыгы институтын т?мамладык. ?ни шулай тел?г?нг? ген? т?гел, урманны кайгырту ??м ярату - б?л?к?йд?н каныбызга се?г?н, к?р?се?. Тормышта ?лл? нинди кыен чаклар килеп туса да, урманнан аерыла алмадык. ?чебез д? шундыйлар.

- Ми?а калса, урман ху?алыгында эшл??чел?рне? к?пчелеге кер?шенн?р кебек. Бу - н?рс?д?н ик?н?

- К?пчелеге кер?шенн?р дип, кистереп ?йтеп булмый билгеле. Шулай да сез хаклы, кер?шенн?р арасында бу ??н?рне сайлаучылар шактый. '?ырлыйк ?ле' тапшыруыннан да шул к?ренде. С?б?бен ?земч? а?латып карыйм.

Безне? бабайлар, ?тил?р гомерг? агач бел?н эш итк?нн?р. ?зл?ренд? ген? т?гел, чит авылларда да балта осталары булып, йортлар, капкалар ?иткереп й?рг?нн?р. Лубян агач эшк?рт? заводындагы столярный цехларда нинди ген? операциял?р башкарылмый да, сырлы-биз?кле ?и?азлар чыгарылмый иде. Без, малайлар, шул матурлыкны к?реп, ?зебезг? се?дереп ?стек. Аннары, мин урман, агачлар язмышын, никтер, ?зебезг?, кер?шенн?р язмышына охшатам. Матур да, мо?лы да, файдалы да, шул ук вакытта... кир?ксез, кадерсез д?.

- Кукмара якларыннан З?й т?б?ген? килеп эл?кк?нсез. Туган яклар сагындырмыймы?

- Техникумны т?мамлагач, 1977 елда юллама бел?н З?й ягына ?иб?рдел?р. Техник-лесовод булып эшк? урнаштым. Ике ел армияд? хезм?т ит?не санамаганда, гомер буе гел бер урында эшл?дем. Алла боерса, кил?се ??йд? 35 ел була. (Лубяннан 19 яшьт? киттем). Шулай булгач, З?й кешесе инде мин. Алай да, сагындыра торган урыным бар - ул Алабуга т?б?ге. Чтапан бабам - ?м?кт?н, Тем?пи бабам Черкас авылыннан иде. Чын кер?шенн?р булып, йола-гад?тл?рне ?т?п, аларны безг?, оныкларына да се?дерерг? тырышып яш?дел?р. ??р икесене? д? аталарын, кулак итеп, авылдан куалар, шулай булса да, авылдашларына ?ч сакламыйча, ярд?м итешеп, булганы бел?н б?лешеп тордылар. Андагы кер?шен б?йр?мн?рен, ул б?йр?мн?рд? ?ырланган иске ?ыруларны сагынам. З?й ягында кер?шенне? мондый ?зенч?леге ?лл? ни сакланмаган.

- ??н?регез турында с?йл?ш?г? ?йл?неп кайтыйк ?ле. Б?генге урман ху?алыгы ни х?лд?? Узган коры ??йд? бик к?п янгыннар булды. Ничек к?р?штегез?

- Б?генге урман ху?алыгы диг?ч, башта элеккесен иск? т?шерерг? кир?ктер. Мин эшк? керешк?нд?, Баграж урманчылыгында бер ?ит?кче, аны? ярд?мчесе, бухгалтер, 8 лесник, тагын техник эшчел?р бар иде. Б?генге к?нд? мин - участок лесничие, ике мастерым, бер каравылчым бар. Б?тен персонал шуны? х?тле. Д?рес, к?ршел?ребез 'Лес' д??л?т бюджет учреждениесе бар, тик алар - башка оешма. 9 ме? гектар урманны шушы д?рт кеше ?стерерг? д?, сакларга да, разнорядка буенча кистер? ?чен документ ?зерл?рг? д? тиеш. Участокны? бер башыннан икенче башына й?реп чыгыйм дис??, 40-50 чакрым ара ?т?рг? кир?к.

Д?рес, минд? УАЗик машинасы бар, ? мастерларда транспорт юк (алар икесе д? Биш авылында яшил?р). Сотовый телефон бел?н х?б?рл?ш?без, тик урманны? кайбер урыннарында гына элемт?г? чыгып була. Мен? б?тен байлыгыбыз шул. Урлап урман кис?чел?рг? яки браконьерларга карата акт т?зелерг? тиеш. Биш??л?п агач кисеп ятканда ?сл?рен? килеп чыгасы?, протокол тутырасы?. Ярый, мо?арчы усал эчле яман кешел?рг? туры киленм?де...

Урманнарны чистарту, кис? эшл?рен? караган б?ял?р - кычкырып к?л?рлек. М?с?л?н, бер гектардагы яшь чыршыларны чистартып, куакларын чабып чыкканга 350 сум акча бирел?. Бу - 100 метр озынлыктагы 25-30 буразна диг?н с?з. Аны бер кеше бер атна буе эшк?рт?. Я булмаса, кис?рг? диг?н делянканы? чикл?рен билгел?? б?ясен алыйк. Бер гектар урманны? периметрын почмакларына баганалар утыртып, бер метр ки?лект? чистартасы?, агач башларын саныйсы? (800л?п агач була), кл?йм?л?р сугып чыгасы? - мен? шушы эшк? 19 сум акча каралган! Шул суммага эшчел?р ялларга кир?к. Элек ху?алыклар агач ?зерл?рг? ?зл?ре кил?, ?з техникасы бел?н утынын ?зерли, акчасын т?л?п алып кайтып кит? иде. Б?ген ?зерне к?теп торалар. Р?хс?т к?газе алмыйча, агач кис?рг? тотынучылар да очрый. Быел андыйларга ?иде акт т?зедек.

Урман ху?алыгында бары да начар дип ?йтеп булмый, билгеле. Татарстанда янгын с?ндер? буенча заманча 4 ПХС бар. Критик ситуация туганда, алар тел?с? кайсы урынга килеп ?ит?, тел?с? нинди шартта эшли. Безне? урманчылык Т?б?н Кама лесничествосына карый. Анда да янгын с?ндер? ?айланмалары, урман ху?алыгында кир?кле техника шактый. Узган ел зур янгыннар булмады. ?ай чыгудан файдаланып, ?зебезне? т?б?к кешел?рен мактап кит?сем кил?. З?йлел?рне? табигатьк?, тир?-ягыбызга м?н?с?б?тл?ре у?ай якка ?зг?рде, культуралары ?сте. Учак ягып, аны с?ндермич? кит? очраклары к?з?телми, ч?п-чар калдырулар да сир?г?йде (к?з ген? тим?сен!). Шулай да урманны ярату, аны? турында кайгырту кебек сыйфатларны бала вакыттан т?рбиял?рг? иде. Иск? т?шерик ?ле: без ?ск?нд? укучыларны урман полосалары утыртуга, чистартуларга й?рттел?р, шул традициял?рне я?артканда, урманнарыбыз кызганыч, кадерсез х?лд? булмас иде.

- ??г?м?гез ?чен р?хм?т. Редакция исеменн?н Урманчылар к?не бел?н котлап, хезм?тегезд? сабырлык, т?землелек тел?п калам.

М.МАРТЫНОВА

30.09.2011
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: