Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


ҮЗЕБЕЗНЕ БЕЛӘБЕЗМЕ?

Газетабызның быелгы 3,4,5нче саннарында тарихыбызга, традицияләр, гореф-гадәтләр, киемнәр, арабыздан чыккан асыл карендәшләребез тормышына караган 'Үзебезне беләбезме?' дигән исем астында викторина сораулары биргән идек. Теләгебез, бер яктан, укучыларыбызның үз тарихларын ни дәрәҗәдә белүләрен өйрәнү булса, икенче яктан, шушы барлык сорауларга да тулы, дөрес җавапларны бастырып чыгару иде. Сорауларның беренче өлеше басылып чыккач та, редакциягә җаваплар язылган хатлар килә башлады. Бу - безнең өчен бик куанычлы хәл. Димәк, тарихыбыз белән кызыксынучылар, аны белүчеләр күп икән.

Шуны да әйтергә кирәк: барлык сорауларга да җавапларны 'Туганайлар' битләреннән табарга мөмкин иде. Килгән җаваплардан хат авторларының газетабызны даими укып баруларын да күрдек. Безнең сорауларны ныклап өйрәнеп, күбесенә тулы, дөрес җаваплар язып җибәргән укучыларыбыз - Сарман районы, Ләке авылыннан Валентина Лукина, Тукай районы Борды авылыннан Андрей Головин, Зәй районы Түбән Биш авылыннан Евдокия Кудряшоваларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Арабызда шундый кызыксынучылар, күп белүчеләрнең булуы бик тә яхшы. Ә инде Тукай районы Борды авылы мәктәбе музее каршында эшләп килүче 'Туган як' түгәрәге җитәкчесе Тамара Егоровна Кузьминага аерым рәхмәт әйтәсе килә.Ул сорауларга җавапларны түгәрәккә йөрүче балалар белән бергә әзерләгән. Димәк, ул балалар шул эшнең барышында никадәр информация, яңалык белеп калган! Бу викторина сорауларыбыз һәм җавапларыбыз киләчәктә дә әнә шулай өлкәннәр өчен үткәннәрне яңарту, яшьләр өчен белгәннәрен ныгыту, балаларга яңалык өйрәнү өчен ярдәм итсә, без бик шат булырбыз.

1. Беренче керәшен шкулы 1863 елда Казан шәһәрендә ачыла. Аңа нигез салучы һәм беренче укытучы Василий Тимофеевич Тимофеев. 1918 елга чаклы бу шкул Казан Үзәк керәшен шкулы дип йөртелә.

2. Беренче керәшен букварен, кириллица алфавитына нигезләнеп, 1862 елда Николай Иванович Ильминский төзи. Алга таба үзгәртелеп, тулыландырылып, урыс булмаган телләргә яраклаштырылып, Василий Тимофеев тарафыннан төзелә.

3. Казан Үзәк керәшен шкулы 1918 елдан 1922 елга кадәр Керәшен укытучылар семинариясе булып эшли. 1922 елдан 1930 елга кадәр Керәшен педагогия техникумы була.

4. Казанда бүгенге көндә керәшенчә келәүләр Алла Анасы Изге Тихвин чиркәвендә бара. Татарстанда керәшенчә келәүләр настоятельләре булган берничә чиркәүдә генә бара: Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе, Кукмара районы Село Чура, Түбән Кама районы Зур Аты, Мамадыш районы Урманчы авылларында.

Яңа төзелгән яки яңартылган чиркәүләре булган авыллар: Мамадыш районында Албай, Дүсмәт, Юкәче, Чиябаш; Чистайда Бахта авылында; Түбән Камада Нариман, Кушай авылларында; Әлмәт районында Кәләй; Лениногорск районында Федотовкада.

5. Керәшеннәрдә бүгенге көнгә ачыкланган 22 Бөек Ватан сугышы герое билгеле. 'Туганайлар' газетасының 2010 елның 9 нчы санында тулы исемлеге бирелде.

6. Дүрт Бөек Ватан сугышы герое һәм бер гражданнар сугышы герое булган бердәнбер авыл - Мамадыш районының Албай авылы.

7. Брест оборонасы герое - Питрәч районының Әлбәдән авылы егете, Советлар Союзы герое, майор Петр Михайлович Гаврилов.

8. Бөек Ватан сугышы елларында Маутхаузен концлагеренда бозга катырылып җәзаланган керәшен герое - Карбышев Дмитрий Михайлович.

9. Армия генералы, Совет Армиясенең Генераль штабы Оператив идарәсе начальнигы, Генераль штаб начальнигы урынбасары, Генераль штаб начальнигы, Варшава Договоры илләренең Берләшкән Кораллы Көчләр штабы начальнигы, Кырым (Ялта) һәм Берлин (Потсдам) конференцияләрендә катнашучы, генераллардан берүзе 'Җиңү' ордены белән бүләкләнгән кеше - ул Алексей Иннокентьевич Антонов. Гродно шәһәрендә туа.

10. Егерме алты Баку комиссары арасында бер керәшен була. Ул - Габышев Иван Яковлевич.

11. Җырчы Җәкәү ул - керәшеннәрдән чыккан беренче шагыйрь Яков Емельянов. 1848 елда хәзерге Балык Бистәсе районы Алан авылында туа.

12. Керәшеннәрдән чыккан шагыйрьләр һәм язучылар:

Яков Емельянов, Дарья Аппакова, Давид Григорьев, Ямаш Игәнәй (Ананий Малов), Максим Глухов, Егор Уткин, Гурий Тавлин, Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов), Павел Апушев, Александр Филиппов.

Рәссамнар: И.К. Капитонов (Кайбыч районы, Хуҗа Хәсән авылы), В.И. Комаров (Менделеев районы, Иске Гришкин авылы), Д.Н. Красильников (Минзәлә районы, Үри Чаллысы авылы), Н.Н. Тюкенеев (Чиләбе өлкәсе, Нагайбак районы).

Артистлар: Вера Минкина (Чистай районы, Бахта авылы), Раиса Тимофеева (Тукай районы, Борды авылы), Николай Дунаев (Зәй районы, Әхмәт авылы), Георгий Ибушев (Мамадыш районы, Владимир авылы), Анастасия Васильева (Теләче районы, Субаш авылы), Галина Казанцева (Тукай районы, Маҗын авылы), Елена Бичарина (Кайбыч районы, Иске Корбаш авылы), Аграфена Васильева (Түбән Кама районы, Келәтле авылы), Зоя Борисова (Балык Бистәсе районы, Алан-Полян авылы), Вадим Захаров (Кукмара районы, Пчеловод авылы), Лидия Әхмәтова (Кайбыч районы, Соравыл авылы), Роберт Андреев (Сарман районы, Баткак авылы).

13. Керәшен күчмә театры Казанда оеша һәм 1918 елдан 1926 елга кадәр эшли.

14. Россиядә керәшеннәр күпләп яшәгән төбәкләр: Казан, Чаллы, Зәй, Алабуга, Түбән Кама, Чистай, Менделеев, Мамадыш, Башкортстанның Бакалы районы.

29.04.2011
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: