Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Үзебезне беләбезме?

Үз тарихыбызны, традицияләребезне белмәвебезне 'юк'ка сылтап кына калдыру дөрес булмастыр. Эзләгән, белергә теләгән кешегә чыганаклар аз булса да, бар. Тарихчы Максим Глуховның 1997 елда Казанда басылып чыккан 'Татарика Энциклопедия' китабы күпләребезгә этәргеч булып тора. Кавемебез турында бик күп кыскача белешмәләрне шушы китаптан алырга мөмкин. Керәшеннәрнең телен, йолаларын, киемнәрен өйрәнгән галимнәр Ф.Баязитова, Р.Мөхәммәтова, С.Суслова чыгарган китапларда да шактый күп мәгълүмат тупланган. Ә инде карендәшебез, профессор Т.Дунаеваның 2008 елда басылып чыккан 'Кряшеноведение' кенәгәсе керәшеннәрнең тарихы, бүгенгесе турында өйрәнгән зур библиографик күрсәткеч ул. Тарих белән кызыксынучылар өчен, бигрәк тә студентларга өстәл кенәгәсе булырлык. Инде килеп, җалан 'Туганайлар' гәҗитен генә укыган кеше дә күп нәрсәләр белә ала. Чөнки 8 ел дәвамында керәшеннәр турында шактый материаллар чыкты. Шулай да, яшьләребезнең китап-гәҗит укымаулары, керәшеннәрне бик аз белүләре борчу тудыра. Бигрәк тә бу Җөри Питрауында уздырылып килүче 'Керәшен чибәре' конкурсыннан соң һәм Интернеттагы аралашуларны күзәткәч күренә. Шуларны искә алып, бу санда керәшеннәр тарихы буенча викторина сораулары куябыз. Белгән-белмәгәннәрегезне тикшереп карагыз әле. Җавапларыгызны безгә дә язып җибәрегез. Дөрес булмаганнарын дөресләрбез.

1. Беренче керәшен шкулы кайда һәм кайчан ачылган, аның беренче укытучысы кем булган?

2. Беренче керәшен букварен кем төзегән?

3. Керәшен педагогия техникумы кайда һәм кайчан эшләгән?

4. Казанда бүгенге көндә керәшенчә келәүләр кайсы чиркәүдә уза? Тагын кайларда керәшен чиркәүләре бар?

5. Керәшеннәрдән бүгенге көнгә ачыкланган ничә Бөек Ватан сугышы герое билгеле?

6. Дүрт Бөек Ватан сугышы герое чыккан керәшен авылы кайсы районда урнашкан, авылның исеме ничек?

7. Керәшеннәрдән чыккан Брест оборонасы героеның исеме, фамилиясе ничек? Ул кайсы авылдан?

8. Бөек Ватан сугышы елларында Маутхаузен концлагеренда бозга катырып үтерелгән керәшен герое кем ул?

9. Совет армиясенең генераль штабы оператив идарәсе начальнигы, Потсдам конференцияләрендә катнашкан, генераллардан берүзе Җиңү ордены белән бүләкләнгән карендәшебез кем ул?

10. Егерме алты Баку комиссары арасында бер керәшен була. Кем ул?

11. Кем ул Җырчы Җәкәү?

12. Керәшеннәрдән чыккан шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар һәм артистларны атагыз.

13. Беренче керәшен театры кайда һәм кайсы елларда эшләгән?

14. Россиядә керәшеннәр күпләп яшәгән төбәкләрне атагыз.

28.02.2011
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: