Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Ходай бәхетләрен бирим дигән, Дөнҗа көткән асыл ирләргә

Иван Михайлович Егоров

1961 елның 21 январенда Мамадыш районы Җөри авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтын (1987) һәм Мәскәү коммерция академиясен (1994 ел) тәмамлый.

1987 елдан алып 1996 елга кадәр сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә җитәкче урыннарда эшли. 1996-2002 елларда - 'Татспиртпром' производство берләшмәсе филиалы 'Усады спирт заводы' дәүләт унитар предприятиесе директоры. 2002 елдан 'Ак Барс' Холдинг компаниясе' ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры. 2009 елның мартыннан ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылыш депутаты. Татарстан Республикасы азык-төлек промышленностеның атказанган хезмәткәре.

Кызыл Йолдыз ордены (1981 ел), 'Казанның 1000 еллыгы' медале (2005 ел), 'Фидакарь хезмәт өчен' ордены (2006 ел), 'Россиянең агропромышленность комплексы үсешендәге хезмәтләре өчен' алтын медале (2008 ел) II дәрәҗә 'Ватан алдындагы хезмәтләре өчен' медаль ордены, Ветераннарга ярдәме һәм яшьләр белән эшчәнлеге өчен Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2009 ел), Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының 'Тугрылык өчен' билгесе (2009 ел) белән бүләкләнгән.

Өйләнгән, өч бала тәрбияли.

Ул республикада билгеле кеше. Үз эчендә төрле юнәлештәге дистәләгән предприятиене туплаучы 'Ак Барс' Холдинг компаниясе'нең генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Министрлар Кабинеты каршында Әфганстан Республикасы һәм Төньяк Кавказ регионында барган хәрби хәрәкәт ветераннары мәсьәләләре буенча оештырылган Координацион Совет председателе, Татарстан Республикасының автомотоспорт, самбо Федерацияләре Президенты. Шулар өстенә, менә өч елдан артык ул инде Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының идарә җитәкчесе дә. Шушы соңгы өч ел эчендә керәшен хәрәкәте моңа кадәр ирешелмәгән югарылыкка күтәрелде. Республика оешмасы Татарстан халыклары Ассамблеясе составына кертелде. Мамадыш районы Җөри авылында узучы традицион Питрау җыены респубика бәйрәме статусы алып, Бөтенроссия керәшен культурасы фестивале итеп уздырыла башлады. Керәшен тарихында беренче тапкыр Республика керәшен яшьләре Форумы узды һәм этнокультура хәрәкәтенең яшьләр бүлеге булдырылды. Керәшеннәрнең 'Бәрмәнчек' дәүләт фольклор ансамбле төзелде. Татарстан Фәннәр академиясе каршында керәшеннәрнең һәм нагайбакларның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча Фәнни Үзәк эшли башлады. Казан шәһәрендә керәшеннәрнең Культура Үзәген булдыру өчен ике катлы бина бирелде. Бу эшләнгән эшләрнең барысына да Иван Михайлович Егоровның күп хезмәт көче, тырышлыгы кергән. 21 январьда, 50 яшьлек юбилее көнендә, аңа Татарстан Республикасының зур дәүләт бүләге - 'Фидакарь хезмәт өчен' медале тапшырылды. 'Керәшен халкы гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеше, халыклар арасында тынычлык һәм татулыкны ныгытуда казанышлары өчен,' - диелә Татарстан Республикасы Президенты Указында.

Бу Иван Михайловичның беренче генә дәүләт бүләге түгел. Нәкъ утыз ел элек, 'Кызыл Йолдыз' орденын алганда, аңа әле бары 20 яшь кенә була. Бүген, юбилей көннәрендә, шул елларга кире кайтып, без укучыларыбызга бөтен республикага билгеле җитәкче һәм җәмәгать эшлеклесе Иван Егоровның тормышындагы билгесез эпизодлар турында сөйләргә телибез.

Ул да булса инде күпләрнең хәтереннән дә җуела баручы Әфган вакыйгалары. Иван Егоровның 'афганец' икәнен яхшы белсәм дә, моңа кадәр бу турыда мәгълүматларым юк иде. Шушы көннәрдә миңа Иван Михайловичның сугышчан командиры Андрей Дубовой белән танышу насыйп булды. Инде отставкадагы полковник Андрей Андреевич Дубовой Мәскәүдә яши, үзе дә каләм тибрәтә, әфган сугышы турындагы хикәяләр авторы, 'Әфган циклы' өчен генералиссимус А.В.Суворов исемендәге Бөтенроссия әдәби премия лауреаты.

'1981 елның яз башында мин разведка-десант ротасының десант-штурм взводын кабул итеп алдым, - дип сөйләп китте ул. - Взвод командиры урынбасары сержант Иван Егоров иде. Югары класслы разведчик, яраланган, үзе инде Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Ул миңа эшемдә булышып кына калмады, дөрес итеп разведка ясарга, сугышта югалып калмаска, кешеләр белән җитәкчелек итәргә дә өйрәтте. Безнең бер-беребезгә ышануга һәм бер-беребезне хөрмәт итүгә корылган эчкерсез дуслыгыбыз калган разведчикларның да өйләренә исән-имин әйләнеп кайтырларына ышаныч тудыра иде. Иванга теләсә нинди мәсьәләне, бигрәк тә, личный состав сайлауны, операциягә әзерлекне ышанып тапшырырга яраганын мин беренче очрашуда ук аңладым. Сугышка кергәндә бер дә югалып калмас, һәрчак төгәл, игътибарлы булыр. Засадалар оештыру остасы, кыска бәрелешләрне яхшы алып бара, килеп туган мәсьәләне тиз һәм төгәл итеп чишә белә. Иван демобилизацияләнгәч, миңа, дөресен әйтергә кирәк, кыен булды. Хәтта бу очракта да, ул үзенә яхшы алмаш әзерләп китте - сержант Геннадий Уколовның кандидатурасын сайлап ялгышмады. Бар кылган эшләре өчен дә мин аңа бик рәхмәтле'.

'Мине армиягә озатканда, әби, тиешле җоласына китереп, кызыл материянең бер почмагын кисеп бирде. Мин аны комсомол билеты эчендә сакладым. Билетым ике ел буе гимнастерканың түш кесәсендә, йөрәк турысында йөрде. Әбинең шул саклавычы миңа ниндидер ышаныч бирә иде. Ике тапкыр яралансам да, Ходай саклады. Әйләнеп кайткач, саклавычымны кире әбигә тапшырдым...', - дип искә ала Иван Михайлович үзе.

Әфган аңа нәрсә биргән соң? Рухым белән дә, тәнем белән дә ныгып кайттым, ди ул. Сугыш төрле кешегә төрлечә тәэсир итә. Кемдер куркып калып, үзен-үзе харап итә, ә кемдер, үзе өчен дә, иптәшләре өчен дә җаваплылык алып, алга чыга, әйдәп бара... Үз авыртуларына тешен кысып, сыкрамыйча, яралы иптәшләрен юата...

Җәмәгать эшчәнлеге белән мин, җитәкчелек эшендә тәҗрибә туплагач, кешеләргә нәрсәдер бирергә административ һәм рухи мөмкинлекләрем барлыгын аңлагач кына шөгыльләнә башладым, ди ул. Мин бөтен җаным-тәнем белән әфган ветераннары өчен көям, спорт яратам. Ә керәшенлек ул минем күңелемдә, тормыш рәвешемдә, фикерләвемдә, һәм мин керәшен тормышыннан читтә кала алмыйм.

Беренче таймны уңышлы узгансыз, Иван Михайлович! Исәп Сезнең файдага - 5:0! Киләчәктә дә җиңүләр генә яулап, һаман алга барырга язсын!

Л.БЕЛОУСОВА.

27.01.2011
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: