Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


ИКЕ ЯКЛЫ ЯКЛАУ

Газетабызның узган елгы 19 нчы санында (14 октябрь) 'Балам дияр кешең булмаса' дигән язмам басылган иде. Өлкәннәр көненә багышланган ул язмада Зәй шәһәрендәге картлар һәм инвалидлар йортында булып кайтканнан соң туган уй-фикерләрләрем белән уртаклаштым. Өлкәннәребез гомер көзләрен интернатларда үткәрергә тиеш түгел, билгеле. Ләкин әллә ялгыш, әллә язмыш аркасында шулай килеп чыккан икән, картлар йортларындагы шартлар, караучыларының аларга мөнәсәбәтләре әйбәт булсын дип теләргә генә кала. Зәй интернаты директоры Лиюда Әхмәделхакованы, анда тәрбияләнүче өлкәннәрне күреп сөйләшкәч, мондагылар авыр минутларында караучысыз калмас, болардагы шартлар турында башкалар хыяллана гына ала, дигән ышаныч белән кайткан идек. Ике айдан соң хәлләр тамырдан үзгәрер, дип кем уйлаган ул чакта...

Өмет-хыяллар белән...

Яңа ел җиткәндә, редакциябезгә Зәй шәһәрендәге картлар һәм инвалидлар йорты ябыла икән, дигән хәбәрне җиткерделәр. Аяз көнне яшен суккан шикелле булды. Бер көн буена интернаттагылар белән аралашып, һәрберсенең тормышларын белеп бетергән, һәрберсе якын кешебезгә әйләнгән иде бит. Күз алдыннан бер-бер артлы таныш йөзләр үтте.

Менә бусы - Сарсаз-Баграж авылыннан Владимир дәдәй, без барганда, әле яңа гына якын кешесен - Прасковья түтине югалткан, шунлыктан хәсрәт эчендә йөргән көннәре иде. Берсе өчен берсе үләргә әзер бу икәүгә карап, башкалар да яшәргә көч, шатлык таба торган булган.

Бусы - Василий Иванович, Пермь якларында леспромхозда эшләгәндә, агач астында калып, бик нык имгәнә. Баласын үзе белән алып, хатыны аны ташлап китә. Туган ягы Тукай районына кайткач, туганнары ярдәме белән монда урнаша. Василий Иванович башта беркем белән дә аралашмый, стенага карап тик ята. Гәүдәсе дә, кул-аяклары да хәрәкәтләнми. Лиюда Рәисовна да, башка хезмәткәрләр дә аның йөрәгенә юл эзләп шактый азапланалар. Тырышу бушка китми - Василий Иванович әкрен генә ачыла башлый, аягына баса. Лиюда Рәисовна ярдәме белән Пермьдагы малаен эзләп таба, телефоннан сөйләшеп торалар. Көннәрдән бер көнне ул Пермь ягына чыгып китә, улының семьясын күреп, танышып кайта. Бик кыстасалар да, анда калырга риза булмый. Яшь чакта үзе дә мотоциклдан егылып гарипләнгән улына өстәмә авырлык тудырасы килми аның.

Менә - Анна түти Малова. 1918 елгы. Тумышы белән Сарман районы Ләке авылыннан, балалык чорын Алан авылында үткәргән. Җиткән кыз булгач, аны Дүшәмбе шәһәренә укытучы итеп җибәрәләр. Ташкентта югары белем ала. Гомер буе авыл хуҗалыгы министрлыгында экономист булып эшли, зур дәрәҗәләргә ирешә. Ире генә мондый укымышлы хатын белән яшәргә теләми - ташлап китә, җитмәсә, ике яшьлек кызын да үзе белән ала. Муеныңнан эшкә чумып яшәгәндә, ялгызлык үзен әллә ни сиздермәсә дә, инде эштән туктагач, йөрәге әрнүдән бүредәй уларлык чаклары күп була аның. Сарман ягында калган туганнары 'кайт, бергә-бергә яшәрбез', - дип чакыралар. Гомер буе ярдәм итеп торган туталарын ялгыз яшәтәселәре килми. Кунакка кайтып күрешеп китү бер хәл, ата-ана белән үз балалары да сыешмаган заманда бергә яшәп булырмы? Торган җирендә аны беләләр, хөрмәт итәләр, туган авылында килмешәк итеп карамаслармы? Шундый уйлар белән йөргәндә, Таҗикстанда сугыш башлана. Квартирын калдырып, бик тиз генә җыенып чыгып китәргә туры килә аңа. Зәйдәге сеңлесенә кайтып төшә. Сеңлесенең улы, хатыныннан аерылып, алар белән яши башлагач, тормыш түзеп булмаслыкка әйләнә: көн-төн исерек көйләү, ызгыш, талаш... Сеңлесенең дә мондый мәхшәргә йөрәге чыдамый - китеп бара... Аны җирләгәч, Анна Ивановна документларын Зәй интернатына китерә. Гомер буе зур урыннарда эшләгән кешегә 'простой' халык арасында тигез шартларда яшәү бик үк ошап та бетмидер. Нишлисең, картлык кешеләрне сайлап килми - барысын да тигезли. Интернатта бигрәк тә... Кайвакыт ул, Ленинградка китәм, дип талпынып ала. Ике яшьтән аннан аерым яшәгән кызы шунда тора - врач булып эшли, диләр. Әнисе белән күрешүгә ничек карар? Җитмәсә, биеме белән бергә яши икән. 'Бу - мине ташлаган әни, ' - дип таныштырсынмы? Башына шундый уйлар килгән көнне Анна Ивановна бик кәефсез йөри, берәү белән дә сөйләшми, үз эченә бикләнә. Мондый чаклары үткәч элеккеге эшлекле хәленә кайта ул.

Менә - Камалиев Кәшфразый абзый - Сармашбаш авылыннан. Карчыгы үлгәнгә алты ел үткән, балалары булмаган. Авылында төзек кенә өе, каралты-курасы бар. Бронхит, астма белән җәфалана икән... Өйдә берүзең булганда үлеп-нитеп китсәң, белүче дә булмас, ә монда - кеше арасында, сестралар да йөгереп килеп җитәләр. Әле интернатка бөтенләйгә килдем, дими ул, авылда яшәргә риза булган берәр әби табылса, кайтып китәргә исәбе. Үз өеңдә бергә-бергә чөкердәшеп яшәүләргә ни җитә, дип, алга планнар кора Кәшфразый абый...

Хыяллар җимерелде

Без барганда, алар менә шулай өметләнеп, хыялланып яшәп яталар иде. Өметсез шайтан гына, ди бит. Өмет яшәтә кешене, өмет яшәртә. Ә менә 16 декабрь көнне аларның өмет-хыяллары челпәрәмә килгән - директорлары Лиюда Рәисовнаны Казанга чакырып, картлар һәм инвалидлар йортының ябылуы турында приказ тоттырып кайтарганнар. Имеш, интернат кечкенә булу сәбәпле, оптимизациягә, ягъни кыскартуга эләгә.

- Монда бит алар, ятимлекләрен сизмичә дә, үз йортларында кебек яшиләр иде, берни дә эшләп булмадымыни соң? - дигән соравыбызга Лиюда Рәисовна:

- Юк шул, министрлык чыгарган карарны берничек тә юкка чыгарып булмый. Хәер, безне тыңлап та тормыйлар анда, - диде. Шушы ярты ай эчендә Лиюда Рәисовна үзе дә шактый йончыган, арганлыгы гәүдәсенә, йөзенә чыккан. 'Өлкәннәр бәхетеннән шушындый кеше табылган, Ходай үзе аны интернатка ятимнәрне кайгыртырга китереп куйган бугай,' - дигән уй белән киткән идек теге юлы. Монда тәрбияләнүчеләрнең һәрберсе шул ук фикерне әйткән иде. Нәрсә булып чыга инде бу?

Үзләренчә, акча эшләү җайларын да тапкан булганнар: октябрь аеннан түләүле хезмәтләр кертелгән. Пенсияләренең дүрттән өч өлеше картлар йортына кереп бара - хөкүмәткә бу йортларны тоту әллә ни авырга да төшми кебек, югыйсә. Алар бит әллә ни сорамыйлар, көтмиләр дә. Бүлмәләрдә өчәр-дүртәр кеше урнашып, картлыкларын тыныч кына үткәрергә телиләр. Бары шул гына. Бәрәңге-яшелчә ише азыкларны үзләре үстерәләр, җитмәгәнен зәйлеләр китерә. Православный бәйрәмнәрне дә, мөселман бәйрәмнәрен дә искә алалар, йоласына туры китереп, поминкалар үткәрәләр... Шушылар ярамаганмы? Кайгыны да, шатлыкны да бергә, бер семья булып күтәрергә өйрәнгәннәр алар.

Ярдәм сорап кемгә барыйк?

Менә шулай яшәп ятканда, интернат ябыла, төрлегезне төрле шәһәрләргә җибәрәләр, дисеннәр әле... Өлкән кешенең түгел, яшьләрнең дә йөрәкләре чыдамас. Күбесе монда унышар, аннан да күбрәк еллар яшәгән кешеләр бит. Кемне кая җибәрүне, һәрберсе белән сөйләшеп, теләкләрен искә алып хәл итәргә тырышканнар. Кемнең туганы барып йөрерлек, кемнең авылына якынрак, кемне хатирә-истәлек бәйли...

- Мондый сөйләшүләр вакытында үзем дә чирләп беттем, аларның да чирләре көчәйде. Кайберләрендә яман шеш авыруы кузгалды, - ди Лиюда Рәисовна, тәрбияләнүчеләрен жәлләп.

Интернат Советы рәисе Зоя түти Бәшәрова исә, күңеленә җыелган үпкәләрен тышка чыгарып:

- Без чын бәхетсезләр булганбыз. Тугачтын да бәхет күрмәдек, япь-яшь килеш, җылата-җылата, чит якларга җибәрделәр, инде картлык көнебезне туган илдә тыныч кына үткәреп бетерербез, дисәк, юк, ансы да җазмаган икән - тынычлап үләргә дә ирек бирмиләр. Шушы була микәнни социаль яклау... Министрлыкта безнең язмышлар белән шулай уйнагач, ярдәм сорап кемгә барыйк соң инде?! - ди.

Монда тәрбияләнүче өлкәннәр генә түгел, аларга хезмәт күрсәтүче кешеләр дә шок хәлендә. Бер яктан, картлар, инвалидлар өчен кайгырсалар, икенче яктан, үз язмышлары өчен борчылалар. Зәй предприятиеләре бер-бер артлы эштән туктаган бу заманда, ниндидер эш табу турында өметләнәсе дә юк. Лиюда Рәисовнага пенсиягә чыгарга берничә ай калган. Пенсия яшенә җиткән кешене кайсы оешма эшкә алсын? Мондыйлар бер ул гына түгел. Һәрберсенең үз семьясы бар. Ашатасы, эчертәсе, киендерәсе, дигәндәй... Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карары нигезендә, барысы да урамда калган. Министрлыкның исеме генә ни тора! Эшле дә итә, әле, җитмәсә, социаль яктан да яклый! Кемнән яклый, кемне яклый - анысы гына аңлашылмый...

М. МАРТЫНОВА.

14.01.2011
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: