Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Елга йомгак

Юлбарыс елы төгәлләнергә дә санаулы көннәр калды. Аның урынына Ак Куян (Мәче) елы килә. 'Юлбарыс елында уңыш кыюларга елмаячак. Бөтен булган мөмкинлекләрегезне файдаланырга тырышыгыз', - дип язган идек, узган елгы соңгы саныбызда. Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы, аның районнардагы бүлекчәләре, яшьләр оешмалары, гомумән, керәшеннәр тормышының ел әйләнәсенә эшләгән эшләрен, күз алдыннан уздыргач, дөрестән дә, вакытның юкка узмавын, мөмкинлекләрнең оста файдаланылганын күрдек.

Январь

1. Яңа елны каршы алгач була торган ун көнлек яллар Роҗдество, Нардуган бәйрәмнәре белән тоташып, барчабызны рәхәтләндереп ял иттерде, бәйрәм тамашалары узучы клубларда очраштырды.

2. Республика керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Казан шәһәре керәшен җәмгыяте оештырган керәшен җыруларын яшь башкаручыларның икенче 'Туым җондызы' фестивале быел да Казанның 'Ак Барс' яшьләр үзәгенең концертлар залында үтте.

3. Питрәч районы Сәрдә, Балык Бистәсе районы Алан-Полян, Түбән Кама районы Кушай, Башкортстанның Бакалы районы Үмер авылы һәм башка бик күп авылларда, район үзәкләрендә Кач ману йолаларын олылап башкардылар.

Февраль

1. Чаллы шәһәре яшьләренең беренче зур җыены үтте һәм биредә Чаллы керәшен яшьләре оешмасы төзелде.

2. Казанның Халыклар дуслыгы йортында 'Керәшен җегете' конкурсы узды.

3. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгының Культура үзәгендә Май чабу бәйрәме үтте.

4. Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова Халык җыры һәм фольклор музыкасы традицияләрен саклау буенча методиканы өйрәнүгә багышланган грант отып, Мәскәүнең Гнесиных исемендәге Россия музыка академиясендә стажировка үтте

5. Яр Чаллы шәһәрендә узган 'Яшә, чишмә' исемле республикакүләм фестивальдә Менделеев районы Иске Гришкин авылының Валентина Мамакова җитәкләгән 'Бигәшкәй' балалар керәшен фольклор ансамбле 'Фольклор ансамбльләре' номинациясендә лауреат булды.

Март

1. Чиләбе өлкәсе Чибәркүл районы Попова авылында укытучылар, укучылар һәм 'Бәрәкәт' керәшен яшьләре хәрәкәте активистлары бергәләп, Халыкара туган тел көненә багышланган кичә үткәрделәр.

2. Мамадыш районы Җөри авылында 12 мәктәп һәм дүрт производство командасы катнашында биатлон ярышлары узды.

3. Менделеев районы Бөрешле авылында керәшен яшьләре арасында узган Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган волейбол ярышында Менделеев, Алабуга, Түбән Кама районнары, Казан, Чаллы шәһәрләре командалары катнашты.

Апрель

1. Мамадыш районы керәшен яшьләренең I форумы узды һәм 'Бәрәкәт' республика керәшен яшьләре оешмасының Мамадыш бүлекчәсе төзелде.

2. Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә керәшен җәмгыятьләре тарафыннан оештырылган Олы көнгә багышланган бәйрәм кичәләре бик зурлап уздырылды.

3. Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова җитәкчелегендәге 'Сәлам' керәшен яшьләре фольклор ансамбле 'Татар моңы' халыкара яшь башкаручылар фестиваленең икенче лауреатлары булдылар.

4. 30 апрельдә Менделеев районы керәшен яшьләре Иске Гришкин авылында үзләренең I форумына җыелды. Бу көнне республика яшьләр оешмасының Менделеев бүлекчәсе төзелде.

Май

1. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, биш герой тәрбияләп үстергән Мамадыш районы Албай авылында Батырлык Аллеясе ачылды.

2. Тукай районы Мәләкәс авылында вакытлыча чиркәү ачылды.

3. Лидия Әхмәтова һәм Геннадий Макаров җитәкчелегендәге 'Сәлам' керәшен яшьләре ансамбле дөньяның 80 иленнән килгән коллективлар белән бергә, Төркиянең Анкара шәһәрендә узган Дөнья культураларының Зур Анатолия җыенында катнашты. Алар шулай ук биредә узучы 'Дельфия уеннары' бию фестивалендә дә чыгыш ясады.

Шушы ук визит кысаларында, Республика керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе Башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Тарих институты каршында керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров Анкара университеты галимнәре белән очраштылар.

4. Казанда ТАССРның 90 еллык юбилеена багышланган Татарстанда яшәүче төрле милләт халыкларының парады һәм зур концерт булды. Анда 'Бәрмәнчек' фольклор һәм 'Сәлам' керәшен яшьләре ансамбльләре чыгыш ясады.

Июль

1. 10 июль көнне Татарстан телевидениесенең 'Яңа гасыр' каналында Питрауга багышланган 'Җырлыйк әле' тапшыруында Мамадыш районы һәм бу районнан чыккан сәнгать осталары катнашты.

2. Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның соңгы сугышчысы, майор Петр Гавриловның туган ягы Питрәч районы Әлбәден авылында музей ачылды.

3. Керәшеннәр яшәгән күп кенә төбәкләрдә Питраулар гөрләп узды.

4. Мамадыш районы Юкәче авылында яңа чиркәү ачылды.

5. 'Туганайлар' газетасы рус телендәге вкладыш белән чыга башлады.

6. Татарстанга керәшеннәрнең бәйрәм йолаларын өйрәнү максаты белән М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетыннан бер төркем студентлар килде. Алар Тукай, Зәй, Түбән Кама районнарындагы керәшен авылларында, Чаллы шәһәрендә 'Туганайлар' газетасы редакциясендә, Халыклар дуслыгы йортында очрашуларда булдылар, Кушай, Келәтле, Зәй Питрауларында катнаштылар.

7. Арча районында узган 'Иске Казан түгәрәк уены' фестивалендә Менделеев районы Иске Гришкин авылыннан 'Бигәш', Лаеш районының Ташкирмән авылыннан 'Сүрәкә' керәшен фольклор ансамбльләре катнашып, дәрәҗәле дипломнар алдылар.

Август

1. Татарстанга Керәшен приходларын фәнни яктан өйрәнү максатыннан, Франциянең Кан университеты доценты Ирэн Семенова-Тян-Шанская-Байгина Татарстанга килде.

2. Зәйдә 'Алтын Мәйдан-Татарстан' дип исемләнгән дөньякүләм фольклор фестивале узды. Анда 'Бәрмәнчек' дәүләт һәм Зәй районы Сарсаз-Баграж авылының 'Баграж буйлары' фольклор ансамбльләре катнашып, төрле номинацияләрдә дәрәҗәле урыннар алдылар.

3. ТР иҗтимагый керәшен оешмасы идарәсе Башкарма комитеты җитәкчесе, 'Туганайлар' газетасының баш редакторы Людмила Белоусова, этнограф Геннадий Макаров, 'Туганайлар' газетасы корреспонденты Валентина Максимова Чиләбе өлкәсе Чибәркүл, Нагайбак районнарында яшәүче карендәшләребез янында булып кайтты.

Октябрь

1. Башкортстанның Бакалы авылында республикакүләм 'Шәҗәрә бәйрәме' узды.

2. Казан шәһәре керәшен җәмгыяте оешуга 20 ел тулды.

3. Казанга керәшен тарихын, йола, гореф-гадәтләрен өйрәнүче дәүләт хезмәтенең Волгоград академиясе филиалы, Әстерхан дәүләт университетының көнчыгыш телләр бүлеге доценты, тарих фәннәре кандидаты, Әстерхан культура министрлыгы коллегиясе члены Виктор Викторин килде. Ул Халыклар дуслыгы йортында керәшен хәрәкәте активистлары белән очрашты.

4. 'Бәрмәнчек' дәүләт керәшен фольклор ансамбле Санкт-Петербургта ике бүлектән торган зур концерт күрсәтте. Фойеда төрле төбәк керәшеннәренең этник киемнәренә киенгән курчаклар коллекциясе, борынгы суккан бистәр-тастымаллар, бизәнү әйберләреннән торган күргәзмә оештырылды.

Ноябрь

1. Казанның Татарстан халыклары дуслыгы йортында Милли культуралар фестивале узды. Анда республиканың милли-мәдәни оешмаларыннан 50 үзешчән коллектив катнашты. 'Сәлам' керәшен яшьләр ансамбле 'Вокал ансамбль' номинациясендә, кул эшләре остасы, хезмәттәшебез Валентина Максимова 'Милли костюм' номинацияләрендә дипломнар алды.

2. 4 ноябрьдән илебез кинотеатр экраннарында Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов батырлыгын чагылдырган өр-яңа 'Брест крепосте' фильмы күрсәтелә башлады.

3. Татарстан халыклары Ассамблеясенең 'Милләтләр лигасы' исемендәге спорт проекты кысаларында, милли оешмаларның 16 командасы арасында узган футбол ярышларында катнашып, республика иҗтимагый керәшен оешмасы командасы икенче урынны яулады.

24.12.2010
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: