Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Бәби ашы

Мәтүк җиңги бәби алып кайткан. Карендәш-ыру көн саен тәмле пешкән ризыклар, таба ашлары алып, бәбидән котылган җиңгинең, яңа туган бәбинең хәлен белешергә киләләр икән. Өлкән балалар Питүк белән Әркәш көн дә сыйланып рәхәтләнәләр, ди. Көннәрдән беркөнне хәл белүчеләр сирәгәйгәч, малайлар аналарына карап - нәнәү, тизрәк тагын бер бәби алып кайт инде, гүчтинәчләр китерми башладылар бит, дип әйткәннәр ди.

Бу мәзәкнең нигезендә чынлап та бүгенгәчә сакланган бик матур җола-гадәт ята. Башка төбәкләрне белмим, әмма Мамадыш районының Колышчы авылында бүгенгәчә бәби тугач, туган-тумача бәби ашы китерә әле.

Бик еракта яшәү сәбәпле, беренче балабыз - кызыбызны авылга алты ай тулгач кына алып кайттык. Ике-өч көн узмады, бер мәл капкадан ике улын иярткән, бер кулына бидон, бер кулына зур гына пакет тоткан бик тә сылу бер яшь хатын килеп керде. Иремә җиңги тиешле Райка булып чыкты ул. Шау-гөр килеп исәнләшеп, керә-керешкә үк өстәл дә көйли башлады. Мин искә-аңга килгәнче, бидондагы кайнар шулпа да бүленде, бөтен тавык туралды, тавык янына 'савыт' һәм тагын әллә күпме чәй ашлары чыкты. Инде килеп, кечкенә кызга күлмәк-ыштанын да кигертеп куйгач, мин бөтенләй шаккаттым, чөнки мин үскән җирдә (Актанышта) бу җола юк иде...

Инде хәзер күпме керәшеннәр яшәгән төбәкләрдә йөреп, бу җоланың киң таралган булуын белдем. Үзебез дә тыума тиешләргә бәби ашлары йөрттек. Билгеле, җола шактый үзгәргән. Аның төп максаты әле яңа гына бәбидән котылган хатын-кызның хәленә керү, гаиләсенең вакытлыча тамагын кайгырту, йорт эшләрендә булышып китү, әле әнисенә дә, бәбисенә дә бераз хәл кергәнче, ярдәм итү булган. Ә инде бүгенге көндә бу җола ыру-затта өстәлгән яңа кеше белән танышу, сирәк булса да тыума тиешләрнең очрашуы, барлашуының пурмысы булып калган. Кыскасы, 'бәби ашы' дигән бу җола ыру-затның чылбырларын өзми, сирәк-мирәк булса да очраштырып тора.

Кем әйтмешли, ару җола бит, туганнар! Шулай түгелме?

В.ПАВЛОВА.

25.11.2010
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: