Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Бәчели әтейнең авылдашлары

Җәй көне пароходта Идел буйлап сәяхәттә булган идем. Ульян шәһәрендә экскурсия вакытында чуаш халкының беренче мәгърифәтчесе, алфавитын төзүче Иван Яковлевка куелган һәйкәл янына тукталдык. Безнең керәшеннәрнең дә беренче мәгърифәтчесе, керәшенчә букварь төзүче Василий Тимофеев бар бит, дигән уй шунда башыма кереп калды. Әмма аңа беркайда да, бернинди дә һәйкәл юк! Ә бит ул оештырган керәшен мәктәбе тора-бара педтехникумга әйләнеп, керәшеннәр өчен генә түгел, мари, чуаш, мукшы, удмуртлар өчен дә укытучылар әзерләгән. Коммунистлар килеп, мәдрәсәләр ябылып, совет мәктәпләре ачыла башлагач та, татар авылларына әзер керәшен укытучыларын җибәргәннәр бит. Ярар, татар мәгърифәтчелеге бу чорны онытсын да ди, ә үзебез?!

В.Тимофеев эзләрен эзләп...

Көзнең бер матур көнендә Мамадыш районының Чиябаш (Никифорово) авылына юл тоттык. Бәчели әтинең туган җире, керәшен белемлелегенең чишмә башы, дип күп нәрсәгә өметләнеп килдем мин бу авылга. Әмма ни үкенеч, өметләрем акланмады. Чиябашлылар В.Тимофеев яшәгән пуҗымның кайдалыгын да төгәл генә әйтә алмадылар. Ыру-затларының авылда дәвамчылары да юк икән. Мәктәпкә кергәч, берәр баланы туктатып, Тимофеев кем ул дип сорасым килсә дә, берничә укытучы белән сөйләшкәч, соравым җавапсыз калачагын аңладым...

В.Тимофеев ачкан Казандагы беренче керәшен мәктәбендә иң беренчеләрдән булып Чиябаштан өч ир бала укыган бит... Авыл мәктәбендә Тимофеевка багышланган музей булмаса да, ич югы, почмак булса да эшләсә, ничек яхшы булыр иде. Дөрес, иске мәктәп бинасы янып, күп нәрсәләр юкка чыккан. Беренче укытучы турында анда нәрсәдер саклангандыр дип ышанасы да килми.

Мәктәпнең, авылның авторитетын күтәрү өченгә Ходай үзе биргән мөмкинлектән дә файдаланмаулары бик кызганыч. Югыйсә, милли компонент, туган якны өйрәнү кебек матур сүзләр урынына, Тимофеев турында өйрәнеп, шул материалны куллансалар, укучылар өчен дә, гомумкерәшеннәр өчен дә файдалы булыр иде.

Архивларда, сайтларда Тимофеевның эшчәнлеге, ул ачкан мәктәпләр турында күпме материаллар бар бит, югыйсә.

Күңелемдә туган авыр уйлар белән мәктәптән чиркәүгә таба атладым. Менә бит, калган икән әле бер һәйкәл Тимофеевка! Дөрес, бу чиркәүне ул үзе төзеткән, димәк, үзенә үзе калдырган истәлек. 1895 елның җәендә архитектор Лев Казимирович Хрщонович проекты буенча, бер престоллы итеп агачтан төзелгән чиркәү бу. Николай Иванович Ильминский истәлегенә багышлап, Кодрәтләр кылучы Изге Николай исеменә аруландырылган.

Бүгенге көндә Изге Николай чиркәве бик нык үзгәртелгән, чөнки ябылгач, ул клуб та, глубинка да, кунакханә дә булып торган. Өлешчә, яхшы гына ремонт ясалып, 1995 елдан чиркәүдә кабат келәүләр башланган. Баштагы елларда үз священниклары да булган.

Иман йортының ачкычлары

Без килгәнне ишетеп, авыл түтиләре чиркәүгә җыелды.

Батюшкабыз булмаса да, үзебез атна көннәрдә, бәйрәмнәрдә җыелабыз! Аллага шөкер, чиркәү ябык тормый, - дип сөенәләр үзләре.

- Әле ярый чиркәү бар, атна көннәрдә пычрак, ярамаган эшләр эшләп ятар идек, - дип каршы алды мине Иванова Мария түти.

- Яшьләр бәйрәмнәрдә генә киләләр. Эштә булгач, аралары юктыр инде, ә болай 10-11 карчык җыелабыз, - дип сөйләп киттеләр.

Авыл Советы бик булыша икән. Билгеле, әбиләрнең тиеннәре белән генә чиркәү тотып булмый.

- Безнең чиркәү ике катлы булган. Тәреләре бик күп иде, дип сөйли торганнар иде өлкәннәр. Хәзер инде элеккегеләрдән яшереп сакланганнары гына исән калды, - дип сөйләделәр түтиләр.

Чынлап та, чиркәүне тузгыткан чакта авыл халкы яшереп өлгергән тәреләр бүген үз урыннарында. Әмма В.Тимофеевның төсен чиркәүдә дә күрмәдем...

Балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән, гомер буена колхозга хезмәт куеп, бишәр, алтышар бала үстергән Чиябаш түтиләрен сокланып тыңладым. Аларны бүген авыл халкы кадерләп кенә тотарга тиеш, чөнки алар - иман йортының ачкычлары. Үзләре өчен генә түгел, авыл өчен дә, халкы өчен дә келәү итәләр. Ә бит азмыни үлеләр озатканда да бер иман сүзе чыкмаган җирләр?

- Вятские Полянадагы монастырь белән элемтәдә без. Шуннан чиркәү кирәк-яракларын, шәмнәр алып кайтабыз, шулар белән киңәшеп эшлибез, - диделәр. Әмма настоятельләре булмауга бик борчылалар.

Пидуч түти

Инде китәр алдыннан:

- Син Пидуч түтине күрми китмә әле, ул безнең башлап йөрүче, - дип Федотова Федосия Григорьевна янына алып киттеләр.

Чиркәүнең 90 нчы елларда кабат ачылуы артыннан йөрүчеләрнең берсе, сүз башлаучы Пидуч түти булган. Пидуч түти турында роман язып була. Ул суыктан, уттан, замана денсезләреннән дә исән калып, 80 яшенә җиткән авылның авторитетлы кешесе.

- Әти чиркәүне туздырган чакта яшереп калдыргандыр инде, аның иман кенәгәләре бик күп иде. Кечкенәдән шуларны укырга өйрәндем, әмма иркенләп укырга ара булмады, - дип башлады Пидуч түти сүзен. - Бик яшьли әтисез калдык, биш баланың иң өлкәне идем, бөтен эш миңа тиде, кая ди ул иркенләп укып утыру. Сугыш вакытында булдырасыңмы, юкмы дип сорап тормадылар, яшьтәшләрем арасында гәүдәлерәк идем, шуңа күрә 13 яшемнән мал куарга да, үгез җигеп бүрәнә тарттырырга да җибәрә иделәр. Ике тапкыр бик каты туңдым. Бөтен тәнемне сызлавык басып, биш-алты ай авырып, үлгәндә калдым. Саулыгым бик бетсә дә, Ходай ташламады. Аннан болай бөтен йорт-җиребез янды, күлмәкчән урамда калдык. Әтидән калган иман кенәгәләре бөтенесе янып беттеләр. Ул чакта да Ходай ярдәменнән ташламады. Бик каты давыл чыгып, якын урмандагы усакларны кырып салды. Шул усакларны җыеп алырга рөхсәт бирделәр...

Кияүгә чыгып дүрт бала үстердем, 40 яшемдә тол калдым. Балаларымны барысын да чумылдырдым. Чиркәүгә йөргән өчен дә, үлеләр өстендә укыган өчен дә түрәләрдән күпме кыен ашадым, барыбер чиркәүдән бизмәдем. Чиркәүләргә йөргәндә, монашкалар, поплар, матушкалар белән аралаша идем, белмәгәннәремне сорашып өйрәндем. Үлеләргә чакырсалар, берчакта да каршы килмәдем, йөрдем. Инде менә хәзер чиркәүгә йөрүчеләр укый үлеләргә. Мин тыңлап кына утырам.

- Юк, ул әле дә укый, күбрәк белә, без белмәгәннәребезне аңардан сорыйбыз, - дип җөпләде Марҗый түти Иванова.

Менә шундыйлар В.Тимофеевның бүгенге авылдашлары.

Чиябашта Бәчели әтейнең эзләрен таба алмасам да, ул салдырган чиркәүдә әле дә булса келәүләр баруы бераз тынычландырды. Әмма түтиләргә алмаш бармы соң?

Ә инде Василий Тимофеевның исемен мәңгеләштерү бер Чиябаш өстендә генә калмасын, район, республикакүләм югарылыкка чыксын иде. Ул бит безнең күзебезне ачкан беренче укытучыбыз.

В.МАКСИМОВА.

12.11.2010
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: