Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Безне ничек саныйлар?

Белгәнебезчә, 14 - 25 октябрьдә Бөтенроссия халык санын исәпкә алу булачак. Аның төп бурычы - илнең социаль портретын булдыру. Бу беренче чиратта халыкка кирәк. Мәсәлән, региональ федераль бюджеттан адреслы социаль ярдәм күрсәтү субенцияләре нәкъ менә статистик мероприятияләр барышында алынган информацияләргә нигезләнеп эшләнә. Төгәл анализ кайда, нәрсәгә ихтыяҗ зуррак булуны ачыклап, беренче очракта ярдәмне шунда билгеләүне тәэмин итә. Болар мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре, сәламәтлек саклау өлкәсендәге объектлар һәм башкалар булырга мөмкин.

Тиздән халык санын исәпкә алучылар һәрберебезнең өйләрендә булып, тиешле сорауларга җавап алачаклар. Сораулар 'Л', 'П', 'В' дип билгеләнгән өч биттән тора. 'Л' бите кешенең җенесе, яше, белеме, гаилә хәленә кагылышлы социаль пландагы сорауларны үз эченә ала. Гражданин нинди милләттән булуын үзе теләгәнчә язып куярга хаклы. 'П' битендә исә яшәгән бинаның нинди хәлдә булуы характерлана. Ә 'В' бите - илдә вакытлыча гына яшәүче гражданнар өчен. Болардан тыш, хезмәт кеременең чыганаклары турында да сораулар бар. Бу, мәсәлән, кешегә алган пенсиясе җитеп барамы, әллә ул, киресенчә, тагын кайдадыр эшләргә мәҗбүрме икәнлекне ачыкларга ярдәм итәчәк. Ә менә кемнең күпме хезмәт хакы алуы турында кызыксынучы булмаячак. Шулай ук, сорау алу кәгазьләрендә исәпкә алынучының исем-фамилиясе, атасының исеме, адресы турындагы графа бөтенләй төшереп калдырылган, бу сорауларга җаваплар аноним рәвештә булачак, дигән сүз.

Быел ике зур акция - Бөтенроссия халык санын исәпкә алу һәм сайлауларның бергә туры килүе берникадәр кыенлык тудыра. Исәпкә алу участоклары халыкны, бернигә карамастан, җаваплылык хисен тоеп, чарадан читтә калмаска чакыра. Чөнки Россия өчен һәркем мөһим!

Узган 2002 елгы халык санын исәпкә алу вакытында үзен исәпкә алучы дип ялганлап квартираларга караклар үтеп кергән очраклар да булгалады. Быел исә, исәпкә алучылар муеннарындагы бөтенроссия халык санын исәпкә алу логотибы төшерелгән шарф һәм кулларындагы портфельләре белән әллә каян аерылып торачаклар. Әлеге хезмәткәрләр, кемгә килүләренә карамастан, таныклык һәм паспортларын ачып күрсәтергә тиеш. Шулай да, кем булуына карамастан, өенә чит кеше кертергә теләмәүчеләр бар икән, алар 16-17 һәм 23-24 октябрь көннәрендә стационар халык санын исәпкә алу участокларына үзләре килә алалар. Сорауларга телефоннан гына шалтыратып та җавап бирергә була.

Г. ЕГОРОВА.

13.10.2010
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: