Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Александр Суринов: 'Кеше үз милләтен ничек күрсәтсә, без аны шулай язачакбыз'

20 августта Нальчик шәһәрендә 'Бөтенроссия халык санын алу һәм хөкүмәтнең хәзерге милли политикасын формалаштыру' дигән түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә катнашкан Росстат җитәкчесе Александр Суринов әйтүенчә, политиклар, экономистлар, этнографлар халык санын алудан нәрсә көтәргә мөмкин, ә нәрсәне көтмәскә икәнен яхшы аңларга тиешләр. 'РФ Конституциясенең егерме алтынчы статьясы кемне дә булса үз милләтен күрсәтүдә мәҗбүр итүне тыя, бу сан алу кәгазендә дә күрсәтелгән, һәм без халык санын алучыларга, кеше милләтен күрсәтүдән катгый баш тарта икән, аны ирексезләмәскә кирәк, дип төшендерәбез. Кеше үз милләтен ничек күрсәтсә, без аны шулай язачакбыз. Безнең бурыч - мөмкин булган кадәр тулы һәм дөрес информация җыю һәм шул ук вакытта кешенең конституцион хокукларын бозмау', - дип ачыклык кертте Росстат башлыгы.

Сан алу буенча материалларны эшкәрткәндә халык саны түгел, ә аларның җаваплары исәпкә алыначак, дип билгеләде Россия Фәннәр Академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Владимир Зорин. 'Халык санын алу барышында бернинди халык та барлыкка китерелми һәм юкка чыгарылмый. Конституциядә гражданнарның үз милләтләрен күрсәтү хокукы билгеләнә, һәм бу хокук сан алу вакытында тормышка ашырыла', - дип ассызыклады Зорин.

Федеральный пресс-центр 'Перепись - 2010'

13.10.2010
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: