Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Җакшы теләк - җан азыгы

Филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ольга Бятикова керәшеннәрнең гореф-гадәтләре, йола, уен-җырларын өйрәнү кебек бик тә кирәкле эш белән дә шөгыльләнә. Бүген яшь галимәнең шундый хезмәтләренең берсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Көн туса да, эш башласа да, күрше-тирә белән аралашканда да, бәйрәмнәр җитсә дә, үлем-китем булса да, гомумән, көндәлек тормышта да, тантаналарда да теләкләр әйтелә. Теләк теләү кешегә күңел күтәренкелеге, тынычлык, ышаныч яки, киресенчә, тынгысызлык бирә, алар ниндидер бер магик көчкә ия кебек. Халык телендә аларның әзер төрләре дә сакланып калган. Мәсәлән, Алла сакласын, Ходай куәт бирсен, бәйрәм котлы булсын, мур кыргыры һ.б. Әлбәттә теләкне матур итеп, күңелләргә барып җитәрлек итеп әйтә белү дә кирәк. Ул телдәге сүзләрнең иң матурларын энҗеләр тезгәндәй тиешле урынын белеп куллануны, бизәк һәм төгәллекнең чамасын югалтмауны таләп итә. Ә инде теләкләрне көйләп башкару аларның тәэсир көчен тагын да арттыра. Керәшен җыруларында - туй җырларымы, төрле бәйрәмнәрдә, туганнарга багышлап җырланган җырлармы - һәммәсендә теләк теләү бар. Керәшен җырларын без көйле теләкләрнең гүзәл үрнәге булып тора, дип тә әйтә алабыз. Бу җырларда халыкның әдәп-әхлак кодексы чагылыш тапкан. Мәсәлән, керәшеннәрдә Май чапканда, Пручти бәйрәмендә җырлана торган җыруларда кеше өчен иң әһәмиятле төшенчәләр - озын гомер, бәхетле, матур тормыш үзәккә алына:

Эрләсәң дә иде лә, сарсаң иде, гөлкәем.

Ай, Биби, җылама.

Киләпләрең озыннар булсайде,

Уйнасаң да иде лә, көлсәң иде, гөлкәем.

Ай, Биби, җылама.

Гомерләрең озыннар булсайде.

Теләкләр иң күп тупланган җырлар дип туй җырларын танырга кирәктер. Теләкләр төрледән-төрле: туганлык җепләрен саклау, ата-анага ихтирам, дәүләтле булу, хезмәт сөючәнлек һ.б. Мәсәлән, ата-ана кызларын кияүгә биргән егеткә байлык тели:

Кияүкәем, сиңа, ал сиңа

Бадъяннар белән бал сиңа

.

Бадъянда балың бетмәсен,

Башларыңнан дәүләт китмәсен.

Ата-ананың кияүгә:

Ары узсаңнар да кер, кияү,

Бире узсаңнар да кер, кияү.

И, атларың армас, туның тузмас,

Безнең исәнлекне бел, кияү, -

дип җырлаулары да бер дә гаҗәп түгел. Шул рәвешле алар кияү алдында үз позицияләрен ныгыталар, тиешле үгет-нәсихәт бирәләр.

Яңа гаиләгә тигез тормыш теләү туйда традицион теләк булып, туй җырларына да кереп киткән. Мәсәлән, кыз җиңгәсенең кияүгә теләкләре игътибарга лаек. Ул кияүнең кызны һәрвакыт яклавын-саклавын тели. Бу урында 'ир какканны мир кагар' дигән мәкальне искә төшереп китмичә булмый.

Бишмәтеңдә синең биш төймә,

Алтынчысы гына каптырма.

Кияү канатым, сиңа әйтәм,

Үзеңнән башкаларга кактырма.

Кияү шунысын да белергә тиеш: кызны ул бер көнгә генә дә, айга гына да алмый - гомерлеккә ала. Кыз җиңгәсе аңа болай дип бирнә яба:

Иртә торып самовар куйдым,

Кемгә җөгерим күмергә?

Сеңелебезне сезләргә бирдек,

Айга түгел, гүмергә.

Кыз җиңгәсе, яшь киленгә карата яхшы булуын теләп, кодагыйга да бирнәләр яба, аңа үз әнкәсе кебек булуын, аны үз баласы кебек күрүен сорый. Мондый эчтәлектәге җырлар берничә вариантта җырлана:

Ындыр артларындагы кибәннең

Төпләрендә үзең кунсана.

Безнең бәбекәебез сезгә килә -

Әнкәйләре үзең булсана.

Сары сандугачлар булсана,

Сайрап беләгемә кунсана.

Үз әнкәсе булмасаң да,

Үз әнкәсе кебек булсана.

Быел гына суккан киндерәнең

Ике читкенәсен тиң итмә.

Үз балакаең булмаса да,

Үз балаларыңнан ким итмә.

Теләкләрен сорау рәвешендә әйтеп, кыз җиңгәсе кызны шушы семьяныкы итеп тануларын тели:

Кодагый канатым, сиңа әйтәм,

Бастырырсыз микән күн итек?

Без сеңелебезне сезгә бирдек,

Асрарсызмы икән үз итеп?

Әлеге теләк-үтенеч кияүгә, кодагыйга гына түгел, гомумән, бөтен туганнарга да җиткерелә:

Тәрәзә төбендә, ай, тутый кош,

Ак мамыклар белән тотыгыз.

Безнең бәбекәебез сезгә килә,

Какмый-сукмый гына тотыгыз.

Килен ягы кәләшкә дә матурлыгы белән генә түгел, хезмәте белән дә ошарга тиешлеген әйтә:

Чәчәкләр дә идең илеңдә,

Чәчерәп лә төштең чит җиргә.

Чәчәкләрең калсын, ай, бу илдә -

Хезмәтләрең язсын ул илгә.

Туйда кода-кодагыйларның кара-каршы җырулары табынны тагын да җанландыра. Алар шаян да, җитди дә булырга мөмкин, ләкин теләк әйтелмичә калмый.

Кара сыерларның сөтен саудым

Базар перәннеге җасарга.

Гомерләргә безгә шулай җазсын,

Бер өстәлдән ипи ашарга.

Ак Иделкәйләргә аулар салдым

Кызыл гына күзле балыкка.

Бергә генә җөрик, бергә җәшиек

Даннар итеп бөтен халыкка.

Әлбәттә, бу теләкләрнең тормышка ашуы өчен балаларның бер-берсен ихтирам итеп, ике якны да кайгыртып яшәүләре кирәк. Әти-әниләрнең шатлык-сөенече шуңа бәйле.

Атларымны җиктем, юлга чыктым,

Тезелеп лә калды калалар.

Безләр җөрешербез, и туганнар,

Тәүфиклылар булсын балалар.

Туй кунаклары хуҗаның кунакчыллыгына югары бәя биреп, рәхмәт әйтәләр һәм Ходайдан хуҗага байлык сорыйлар:

Турыгыздан, әй, үткән чакта

Бик якты ие сезнең дәй утыгыз.

Ашап-эчертәсез, ай, сез безне,

Бай, дәүләтле булса ие йортыгыз.

Безләр ашадык ла, безләр эчтек

Тәңреләр биргән әүмәтне.

Монда ашаганга, монда эчкәнгә

Артык бирсен Ходай дәүләтне.

Туган-тумачаның аралашып, дус яшәве нәсел җепләренең нык булуы турында сөйли. Туганнарның бер-берсенә атап җырланган җыруларында да бергәлек мотивы үзәк урынны алып тора.

Ары узганда да кер, туган,

Бире узганда да кер, туган,

Җаннарың тартмаса, каның тартсын -

Без бит икебез дә бертуган

.

Туганнарым, сезгә әйтәм,

Бергә ашыек ашларны.

Бергә ашасак ашларны,

Җугалтмабыз башларны.

Сызгыра ди җылан, ай, сызгыра

Сазлыктагы сары бака өчен.

Туганыйлар, сезгә әйтәм,

Ташлашмыек Алла хакы өчен.

Туганнарга озын гомер, бай тормыш теләп җырлау да - традицион күренеш.

Рәхмәт сезгә лә, әй, тау сезгә,

Бадъяннар белән нә бал сезгә.

Бадъян-бадъян, ай, бетмәсен,

Башыгыздан дәүләтләр китмәсен

.

Биеккәй ди тауның башларында

Төлке маен куйдым дый табакка.

Җөзләрегез якты, сүзегез татлы,

Гомерегез булсае озакка.

Күренгәнчә, халыкның теләкләре чынбарлыктан алынган. Кеше үзен борчыган сорауларга тапкан җавапларны якыннарына, туганнарына, балаларына, кардәшләренә теләкләр рәвешендә җиткергән. Тормышлар үзгәрүгә дә карамастан, мондый җырулар бүген дә актуаль. Аларның практик әһәмияте генә түгел, эстетик кыйммәте дә әйтеп бетергесез.

29.01.2010
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: