Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Ишек артында - хәзинә

В.МАКСИМОВА.

Бүгенге көндә Татарстанда 80нән артык дәүләт статусы алган һәм 200гә якын филиаллары булган музейлар исәпләнә. Әле тагын статус алмаган мәктәп музейларын да исәпләсәк, республика өчен шактый җыела, әмма бүгенге кризис заманасында музейларның матди хәлләре дә, физик торышлары да барысының бертөрле дәрәҗәдә. Бу ил буенча шулай дисәк тә ялгышмабыз, чөнки Санкт-Петербургтагы, Мәскәүдәге атаклы музейларның да "зар"ларын телевидениедән күреп, матбугат битләреннән укып, белеп торабыз бит. Иң авыры мәктәп музейларына туры килә. Бу эш бүгенге көндә бары тик энтузиастлар - тарих белән "авыручы" укытучылар җилкәсендә.

Музейлар хәленең алга таба яхшыга үзгәрү өмете дә күренми, элек "тарих түгәрәге" өчен дип түләнә торган тиеннәр дә түләнми, күп очракта мәктәпнең иң яраксыз бүлмәләренә тупланган экспонатлар, тиешле уңайлыклар булмау сәбәпле, әкрен генә юкка чыгып баралар. Мәктәп музейларын саклап яшәтүчеләрнең бүгенге көндә күпчелеге өлкән яшьтәге укытучылар, алар музейлары белән бергә олыгаялар. Бөртекләп җыелган тарихны юкка чыгарасылары килми, бушка да эшләп йөриләр. Музей җыю, аны эшләтү (эшләмәгән музей склад кына) җиңел эш түгел. Шуңа күрә алмашка килүче яшьләр юк.

Бүгенге язмамда Питрәч районы Янсуар авылы мәктәбенең тарих укытучысы Нина Леонидовна Чукурова белән таныштырасым килә. 1979 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлагач, бик тә музей хезмәткәре буласы килсә дә, ул туган төбәгенә тарих укытучысы булып кайта. Биредә эшләү дәверендә, яшьлек хыялына тугры калып, мәктәптә бер дигән этнография музее оештыра ул.

- Янсуардагы бер генә кешенең дә өлеше керми калмады, укучылар белән бергә бөртекләп җыйдык, - ди Нина Леонидовна. - Әгәр аз гына булса да финансланса, яисә үткәннәргә, тарихыбызга, мирасыбызга битараф булмаган матди ярдәм күрсәтерлек кешеләр булышса, безнең музей, һичшиксез, статус та алыр иде, экспонатларның сакланышы да, күргәзмәләр дә күпкә яхшырыр иде. Әлегә кулдан килгәнчә генә, мөмкинлекләрдән чыгып кына эшлибез.

Музей, чынлап та, бай. Иң зур класс бүлмәсенә урнашса да, кысанлык сизелә. Иң мөһиме: ул эшли. Бу урында "эшли" мәгънәсе экскурсияләргә кереп чыгу гына түгел, ә системага салынган бүлекләрне өйрәнү, авыл тарихына бәйле экспонатларның кулланылышын, хуҗаларын табу, даталарын билгеләү һәм башка төрле бәйләнешләрне ачыклауны да үз эченә ала. Өйрәнүләр барышында күп чакта авылның өлкәннәренә мөрәҗәгать итәләр, алар аша ачыклыйлар.

- Үзем өчен энциклопедия кайнанам булды. Әле эшләребез күп. Сораштырырлык өлкәннәребез исән чакта авыл тарихын барлап калырга кирәк, - дип киләчәк планнары белән дә таныштырды Нина Леонидовна.

Менә шулай, әле Нина Леонидовна кебек "музей җене" кагылганнар булганда, авыл музейлары да, мәктәп музейлары да булыр. Ә аннары?! Кайчандыр укучылары икешәр смена укыган Янсуар мәктәбендә бүген 35 бала гына белем алуны искәртсәк, музейның киләчәге бармы соң, дигән сорау да туа. Авыл хакимияте музейны үз кул астына алырмы, әллә бу хәзинә әзерне генә көтеп торучылар кулына китәрме? Безнең үзенчәлекләребезне, керәшенлегебезне исбатлаучы, тарихыбызга бәйле экспонатлар елдан-ел азаеп бара, шул сәбәпле яңабаштан этнография музейлары туплау мөмкин эш түгел. Бу бәхәссез! Бу мәсьәләгә бүгенге керәшен проблемасының бер өлеше итеп карап, булган кадәрен таркатмый саклап калсак иде!

25.12.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: