Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Әй, тау ягы, тау ягы...

Чынлап та, матур табигатьле таулы як икән Кайбыч яклары. Көзнең алтынга манылган чагы, кояшлы октябрь көнендә барып чыктык бу якларга. Бер-берсе белән укмашып өч авыл җирлегенә берләшкән 11 керәшен авылының берсе Олы Тәрбит кенә бераз читкәрәк урнашкан. Борынгы җырулары, җолалары сакланып калган, үзләренә генә хас үзенчәлекләре белән башкалардан бераз аерылып торучы бу төбәк керәшеннәрен галимнәр Тау ягы керәшеннәре яисә Мәлки керәшеннәре дип тә йөртәләр. 16 октябрь һәм 8 ноябрь көннәрендә Яңа Гасыр телевидениесе 'Дөнҗа күргән авазлар' исемле музыкаль язма күрсәтте. Күп кенә тамашачылар Мәлки керәшеннәренең борынгы җыруларын ишетеп, киемнәрен күреп, сорауларын да җиткерделәр. Укучыларыбызга керәшеннәрне өйрәнгән кайбер белгечләрнең фәнни хезмәтләреннән өзекләр биреп, кызыксындырган сорауларына үзләре үк җавап та табарлар дип уйлыйбыз.

...Мәлки керәшеннәре авыллары: Мәлки, Хозесан, Сурин (Янгозы), Иске Кырбаш, Зур Тәбәрдә, Иске Тәбәрдә, Байморза, Кыр Буасы, Иске Кырбаш (Югары Иске Кырбаш). Бу төркем бик үзенчәлекле, чөнки алар чуашлар белән бик нык катнашкан булганнар. Һәм әле бүген дә бу авылларда чуашлардан киленнәр шактый. Шушы төбәктә яшәүче татар һәм чуашларның элек-электән килгән уртак бабалары - болгарлар булган. Мәлки керәшеннәре (ә документларда аларның бер өлешен XVIII йөздә чуаш дип язганнар) XVIII йөзнең беренче яртысында гына христианлаштырыла. Аңарчы 'татар' булып йөрүчеләренең авылларында мәчетләр дә булган. 'Чуаш' төркеме, ахрысы, мәҗүсиләрдән торган, чөнки бу төбәктә бик күп мәҗүсилек билгеләре сакланып калган.

Мәсәлән, һәр авылда кирәмәт урыны бар (анда йә чокыр булган, яисә агач үсеп утырган һәм ул урыннарга акча ташлаганнар, корбан чалганнар). Чукындырылган татарларның бабалары арасында нугайлар да булырга охшый. Әйтик, Хозесан авылында язып алынган бер риваять буенча, ул авылга нигез салучы Чистай ягыннан килгән 'Улыби-Ульби' нәселеннән була. Шул ук вакытта Казанны саклаучы нугайлар башында 'Улы би' торуы билгеле. Аннан соң, кайбер мәлки керәшеннәре торган авылларга 'Морза бабай' нигез салу турында сүзләр бар. Ул Әрә (Тукай) авылыннан килә. Тукай авылы янында булган Күгәй авылында исә бер кызыклы шәҗәрә табылган. Анда әйтелә: Казан бик - Күгәй бик - Исәнбулат - Сөләйман - Акбатыр- Зәйни - Ахмәди - Султан - Хайулла - Адиятулла. Шәҗәрә башында торучы Казан бикнең исеме Хозесан авылына нигез салучы 'Кузя Хасан би' исеменә бик якын. Югарыдагы 'Улы би' титулы һәм бу шәҗәрәдәге буыннар санын карасак, мәлки керәшеннәре оешуда нугайларның да катнашуын чамаларга була. Билгеле, бу нугайлар тау ягында - Татарстан территориясенең Иделнең уңъягында урнашкан өлешендә - татарларның мөселман динендә булган өлеше оешуда да катнашканнар (мәсәлән, Тәтештән көньякта Кият елгасы бар. Бу топоним кыят кабиләсе исеменнән: Алтын Урдада һәм Нугай Урдасында билгеле кабилә). Әле XVII гасыр башларында да шушы елга янында 'Нугай станы' дигән урын билгеле булган.

Мәлки керәшеннәре -чуаш, казан татарлары, мишәрләр һәм нугайлар 'кисешкән' районда. Галимнәрнең күптән күзәтүләре буенча, мондый чик буе төбәкләрендә төрле төркемнәр кушылып, этник аң йомшый. Бәлки бу сәбәп христиан диненең шундый җирләрдә таралуын җиңеләйткәндер...

Д.М.Исхаков, 'Керәшеннәр' тарихи-этнографик очерктан, 'Идел', 1994, ?6.

...Тау ягы (подберезье) керәшеннәре. Бу төркемгә сигез авыл керә: Мәлки (Молькеево), Иске Кырбаш (Ст. Курбаш), Куясан (Хозесаново), Ырым Тәрбит (Старое Тябердино), Зур Тәрбит (Бол. Тябердино), Баймырза (Баймурзино), Иске Буа (Ст. Бува), Сыр авылы (Янсурино). Әлеге авыллар Татарстанның Апас (элекке Подберезье) районына керәләр.

Зур булмаган бер төркем булып формалашкан тау ягы керәшеннәре турында фәндә төрле фикерләр әйтелгән. Кайберләр аларны чуашлардан татарлашкан керәшеннәр дип карыйлар (Золотницкий, 1870, 224-225; Коблов, 1910, 23; Воробьев, 1928, 103; Комиссаров, 1912, 7), икенчеләре бу якның керәшеннәрен мишәр-татарлар дип карыйлар (Риттих, 1870, 40); Магницкий, 1896; Филиппов, 1915). Бу төбәкнең сөйләшен дә күп галимнәр өйрәнгәннәр: Җ. Вәлиди (1927), Л. Җәләй (1947), Н. Борһанова (МД, 1956, 28-66), Л. Арсланов (ТТӘ, 1965, 5-26). 1979, 1990 елларда оештырылган экспедиция вакытларында безнең тарафтан да тел һәм этнография материаллары магнитофон тасмасына яздырып өйрәнелде.

Биредәге керәшен авыллары Татарстан белән Чуашстан чигендә урнашканнар. Күрше булып торган татар һәм чуаш авыллары элек-электән бер-берсе белән нык аралашып, үзара йөрешеп яшиләр, бәйрәмнәр һәм кичке түгәрәк уеннарда чуашлар да, керәшеннәр дә бергәләп уйныйлар, уртак җырлар җырлыйлар. Бу төбәктәге татарлар һәм чуашлар арасында гаилә бәйләнешләре дә көчле булган, киленнәрне чуашлардан алу гадәти күренеш булып саналган. Әмма чуаштан килгән киленнәр керәшен гаиләсендә бик тиз генә татарча сөйләшүгә күчеп киткәннәр. Биредәге авылларда яшәүче керәшеннәрнең күпчелеге ике телдә: чуашча да, татарча да яхшы сөйләшәләр.

Халык телендә сакланган истәлекләргә караганда, хәзерге керәшеннәр христиан динен 16 йөздә кабул иткәннәр. Авыл исемнәре, зиратлардагы кабер ташлары бу авылларга нигез салучыларның исемнәре белән бәйле булса кирәк. Мәсәлән, Куясан авылы - Хуҗа Хәсән, Мәлки - Мәүликәй, Кырбаш - Корбангали, Тәрбит - Тәңребирде һ. б. Ырым Тәрбит авылы янындагы зиратта (бу авыл кешеләре аны мазар, мазарлык дип әйтәләр) кабер ташлары сакланган, шуларның берсендә Тугаш улы Тәңребирде исеме һәм ташның 1550 елда язылган булуы турында мәгълүматлар бар (Филиппов, 1914, 462-464).

Тел үзенчәлекләре һәм материаль культурада чуашлар белән уртаклыклар булса да, бу төркем керәшеннәрне борынгы татарлар дип карарга нигез бар. Күрше чуаш халкы белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнашу христиан динен кабул иткәч тагын да ныграк көчәеп киткән булырга тиеш...

Ф.С.Баязитова, 'Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты', Казан, 1997 - 20-21 б.

...Татарстанның Чуашия белән чиктәш Кайбыч районында яшәүче мәлки керәшен хатыннарының төп баш киеме тастардан гыйбарәт. Тастар 35-200 см чамасындагы өйдә тукылган ак киндердән эшләнгән. Аның очлары төрле төстәге җепләр белән туку ысулы кулланып бизәлгән, астына тамбур чигешле комач һәм иң очына ак челтәр тотылган. Тастарны башка бәйләгәндә, аның очлары, ияк астыннан яңакларны һәм муенны каплап үтеп, аркага, берсе астына икенчесе салындырып куелган. Тастар башта нык торсын өчен, аның өстеннән кыска сөлге формасындагы тастымал бәйләгәннәр. Аның да очлары туку ысулында бизәлгән. Мәлки керәшеннәрендәге тастар аналоглары Ука-Сура бассейнында яшәүче татар (мишәр) хатыннары һәм 'анатри' чуаш хатыннарының традицион баш киемнәренә дә хас. Сөлге формасындагы баш яулыклары фин-угорларда, борынгы чорларда славян төркеменә кергән халыклар киемендә дә очрый. Этнографлар фикеренчә, мондый баш яулыклары да, беренче чиратта, Урта Азиядә яшәүче төрки халыклардагы хатыннар киеменә хас. Урта Идел төбәгендә дә алар шактый иртә таралган булырга тиеш, озак еллар дәвамында һәр җирлектә аларның төрле вариантлары барлыкка килә.

Бәйрәм көннәрендә мәлки керәшен хатыннары башларына тәңкәле кашпау кигәннәр.

Мәлки төркеме керәшен кызларының баш киемнәре арасында төрки халыкларга хас тәңкәле такыя сакланып калган. Мәлки керәшен кызларының тәңкәле такыясы - анатри (кыр ягы) чуаш кызларының шул ук исем астындагы тәңкәле баш киемнәренең аналогы. Моңа охшаш кызлар баш киеме шул ук исем астында башка төрки халыкларда, мәсәлән, төрекмән кызлары киемендә очрый. Мәлки кызлары киемендә ак калфак белән ука-чачак та бар, ләкин кызлар баш киеменең матур үрнәген аларда тәңкәле такыя хасил итә...

Р.Г.Мөхәмәдова, Керәшен татарлары киеме, Казан, 2005.

...среди кряшен центрального ареала выделяются так называемые молькеевские кряшены или подберезинские татары, компактно проживающие в Цивильском уезде Казанской губернии. Их костюм по ряду параметров не укладывается в рамки разработанной для волго-уральских татар типологии. У молькеевцев не только декоративное оформление костюма, но и сами типы одежды, головных уборов отличались от 'заказанских' и других групп кряшен.

С.В.Суслова, Р.Г.Мухамедова, Народный костюм татар Поволжья и Урала, Казан, 2000.

13.11.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: