Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Ләке бит ул җырак җир түгел

Г. ЕГОРОВА.

Фольклор ансамбльләр гореф-гадәтләрне, җолаларны саклап килүче, халыкка җиткерүче бер күпердер ул. Сарман районында нәкъ менә шул рольне җиренә җиткереп үтәп, өч дистә елдан артык эшләп килүче ансамбль бар. Ул - Ләке авылының 'Игәнә' фольклор ансамбле.

Коллектив 1974 елда авылда агроном булып эшләүче Роза Аксакова тырышлыгы белән оеша. 'Әй тынгысыз да кеше инде ул. Оста оештыра алуы күпләрне сокландырырлык. Инде пенсиядә булса да, әле дә ансамбльдән аерылып беткәне юк. Һәрвакыт кызыксынып тора. Әле һаман да киңәш сорап аңа йөгерәбез', ди инде бишенче елын 'Игәнә'не җитәкләүче Раиса Анисимова. Ә Роза Семеновнаның гаиләсе кебек якын күргән коллективы өчен җаны тыныч, чөнки кечкенәдән үзе дә бирегә йөреп үскән кызның ышанычлы кулларына тапшырган ул аны.

Күңеле белән бирелгәннәр генә ансамбльгә кереп китә ала. Чөнки даими репетицияләргә йөрү, төрле җирләргә концерт белән бару тырышлык һәм түземлелек таләп итә.

- Ансамбльнең тоткасы булырдай Тамара, Лиза түтиләр барында яшәргә була. Эшен дэ эшләделәр, йорттагысына да өлгерделәр, бирегә йөрергә дә вакыт таптылар. Алтмышны куып барсалар да, әле дә безне ташламауларына ничек сөенмисең. Яшьләрне тартуы гына авырлашты. Бу - фольклор белән кызыксынмауларымы, әллә инде үзләрен күрсәтергә теләмәүме, белмәссең, - ди Раиса. - Чыгышлар белән йөргәндә башка коллективларны да күзәтәбез. Яшьләр шактый күренә. Алар моны бакча яшеннән, мәктәптән үк балаларда милли аң тәрбияләү, дип аңлаталар. Бездә шушы нәрсә җитеп бетми, ахрысы...

Бу, Сарманның башлыча татар районы булуыннандыр, бәлки. Бармак белән генә санарлык булган керәшеннәргә игьтибар җитмәүдәндер. Ләке урта мәктәбен тугызъеллыкка калдыру да, ансамбльгә йөргән егет һәм кызларның кимүенә китергән. Чөнки алар башка авылга йөреп укырга мәҗбүр, йөреп укырга теләмәгәннәре техникум, училищеларга барып кергән. Киемнәр мәсьәләсе дә ансамбльнең авырткан урыны. Хәзергеләре керәшенчәгә туры килеп бетми, искерделәр дә инде. Дөрес итеп тегелгән киемнәр булса иде, диләр алар. Әлегә ярдәм кулы сузарга атлыгып торучылар юк үзләренә.

Әмма күңелләрен төшерми игәнәлеләр. Һаман эзләнәләр, өйрәнәләр. Авылда гына түгел, район күләмендә уздырылучы бәйрәмнәрдә дә теләп катнашалар. Чакыралар икән, башка төбәкләргә дә барып, бер дигән итеп чыгыш ясап кайталар.

13.11.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: