Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Казан керәшен мәктәбендә Патша Йорты кунаклары

С.ЧИЧЕРИНАның 'У Приволжскихъ инородцевъ' китабыннан. Материалны Ф.Солтанова әзерләде.

Олы Князь Константин Николаевичның 1870 елның 8 июнендә Казан керәшен мәктәбенә килүе

Казан керәшен мәктәбе ике ел рәттән Патша сарае членнарын күрү бәхетенә ирешсә, 1870 елның 8 июлендә уку йортына Олы Князь Константин Николаевич килә. Аның белән очрашуга мәктәпнең хәзерге укучылары белән рәттән элекке тәрбияләнүчеләре - хәзер инде үзләре мари, чуаш, удмурт мәктәпләре укытучылары да килә. Олы Князь ир-атлар укый торган бүлеккә кергәч, укыту округы попечителе аңа мәктәпнең максаты һәм юнәлешләре турындагы кыскача язманы тапшыра; аннан соң барысы бергә Ходай Иманын чиркәү-славян телендә башкаралар, бу рус булмаган халыкларның православие Христианлык идеяләрендә руслар белән берлектә булуларын күрсәтә. Шуннан соң чуашлар, марилар, керәшеннәр - һәркайсы үз туган телләрендә шул ук иманнарны җырлыйлар. Патша галиҗәнапләре һәр группа белән бик теләп аралаша, керәшенчә язылган китапларны, укучыларның дәфтәрләрен, ноталары саннар белән билгеләнгән көйләр язылган дини кулъязмаларны карый; берничә укучының белемнәрен тикшерә; христиан китапларының тәрҗемәсенә аеруча игътибар итә. Бу тәрҗемәләрнең кайбер үзенчәлекләре аның тарафыннан фәнни яктан замечание ала, әмма мондый тәрҗемәләр җирле үзенчәлекләрне һәм күпсанлы керәшеннәрнең ихтыяҗын исәпкә алып эшләнгәнен аңлаткач, бу тәрҗемә системасының максатка ярашлы булуын таный. Олы Князь Константин Николаевичның Казан керәшен мәктәбендә кабул ителгән тәрҗемә системасын хуплавы шуның белән дә әһәмиятле: ул төрек телен яхшы белгән һәм шуңа күрә тәрҗемәләрнең лингвистик сыйфатлары турында мөстәкыйль фикер йөртә алган. Ир-атлар бүлегеннән соң, ул укытучы Василий Тимофеев квартирасында була, аннан соң хатын-кызлар бүлегенә уза, анда укучылар җыруын тыңлый. Шул ук көнне мәктәп файдасына 250 сум акча бирә. Мәктәпкә игътибар тагын шунда күренә: мәктәпне оештыручы Патша янына төшке ашка чакырыла.

Олы Патшабыз Император Александр Николаевичның Наследник Цесаревич Александр Александрович, Олы Князь Владимир Александрович белән 1871 елның 27 августында Казан керәшен мәктәбенә килүе

Олы кунаклар керәшен мәктәбенә килүгә, Граф Д.А.Толстой карары белән Халык Мәгарифе Министрлыгыннан 10 мең сум күләмендә җибәрелгән акчага яңа таш бина төзелеп беткән була. Христианлыкка якынайган керәшеннәр өчен Казан керәшен мәктәбе сыеныр урын һәм күңел омтылышларын канәгатьләндерүче була. Монда алар Патша Семьясы Членнарын берничә тапкыр күрү бәхетенә ирешәләр. Һәм бу юлы да бик күп керәшеннәр, Государь Император үзенең иксез-чиксез державасын карап йөргәндә, аларга да игътибар юнәлтер дигән өметтә, Казан керәшен мәктәбенә җыелалар. Мәктәпкә хәзерге һәм инде үзләре төрле мәктәпләрдә укытучы булып эшләүче элекке укучылары да үзләре укыткан балалар белән бергә киләләр. Государь Император килүгә, яңа бинаның икенче этажында түбәндәге тәртиптә урнашалар: керәшен укытучылары һәм укучылары бер бүлмәдә, шунда ук чуаш һәм марилар аерым группа булып торалар; коридорда керәшен укучыларының аталары, аннан соң башка бүлмәдә укытучылары белән кыз бала тәрбияләнүчеләр, һәм алардан аеры керәшен хатын-кызлары - укучыларның аналары һәм туганнары басып тора. Биек, чиста һәм якты бүлмәләр мондагыларда шатлыклы тәэсирләр калдыра. Олы кунаклар беренче бүлмәгә керүгә, барлык керәшен балалары хор белән ' Спаси Господи люди твоя'ны - керәшенчә, аннан соң чуашлар һәм марилар шул ук тропарьны үз туган телләрендә җырлыйлар. Шуннан соң Казан укыту округы попечителе П.Д.Шестаков Государь Императорны керәшен мәктәбе эшчәнлеге белән таныштыра.

Аннан соң Государь Император башка бүлмәгә уза - укучы кызлар 'Спаси Господи'ны керәшенчә һәм Олы Патшабыз соравы буенча русча да җырлап бирәләр. Шуннан соң Государь Император коридорда торган бер төркем керәшен хатыннарына игътибар итә һәм коридорга чыга. Монда ул укучыларның аталары янына килеп, аларның балаларының шундый мәктәптә укуларыннан канәгать булуын һәм аларның моннан чын христианнар булып чыгуына ышанычын белдерә. Монархның шундый үгет сүзләренә керәшеннәрнең бик күңелләре була. Аны барысы да тантаналы төстә керәшенчә җыр җырлап озатып калалар.

Государь Императорның керәшен мәктәбендә булуы чынлап та керәшеннәрне һәм бу крайдагы башка рус булмаган халыкларны христиан динендә ныгытуда зур роль уйный. 1871 елның 27 августы Братство өчен дә онытылмас көн булып кала: Государь Император Братство эшчәнлегенең бу әһәмиятле ягына теләктәшлеген күрсәтә. Бу Братствоны рус булмаган халыклар һәм аеруча керәшеннәр арасында христиан динен ныгытуга зур хезмәт куярга этәрә.

Казан керәшен мәктәбендә күренә торган урынга Государь Императорның мәктәпкә килгәч әйткән сүзләре русча һәм татарча уеп язылган мәрмәр такта куелган. Анда түбәндәге сүзләр язылган:

Его Императорское Величество Государь Императоръ Александръ Николаевичъ II с Государемъ Наследникомъ Цесаревичемъ Александромъ Александровичемъ и Великимъ Княземъ Владимиромъ Александровичемъ 27 августа 1871 года осчастливилъ Всемилостивейшимъ посещениемъ Казанскую крещено- татарскую школу и соизволилъ обратиться къ крещенымъ татарамъ, отцамъ воспитывающихся въ школе детей, съ следующими достопамятными словами:

Я ОЧЕНЬ РАДЪ, ЧТО ВАШИ ДЕТИ УЧАТСЯ ЗДЕСЬ, И УВЕРЕНЪ, ЧТО ОНИ ВЫЙДУТЪ ОТСЮДА ХОРОШИМИ ХРИСТИАНАМИ.

Оло Патшабыз Императоръ Александръ Николаевичъ, Наследникъ Цесаревичъ Александръ Александровичъ белян, Олы Князь Владимиръ Александровичъ белян, 1871 жылда Августъ айынын 27 көнендя Казандагы кряшен балалары укый торган школга кереб малайларга кызларга татарча да урысча да иманнар жырлатыб карагач укыучыларнын аталары кряшен картлары жанына килеб онотмаслык изгелек сюзен блай диб әйтеб сөйөндөрде:

СЕЗНЕН БАЛАЛАРЫГЫЗНЫН МЫНДА УКЫБ ТОРГАННАРЫНА МИНЕМ КЮҢЕЛЕМ БИК СӨЙӨНДЕ, МИН АЛАРНЫН МЫННАН ХРИСТОСЪ ДЕНЕН БЕЛЕБ ЧЫН КЮҢЕЛЛЯРЕННЯН НЫК ТОТОУЧЫ БУЛЫБ ЧЫГАРЛАРЫНА ЫШАНАМЫН.

25.09.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: