Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


ГЕННАДИЙ МАКАРОВ: 'ФОЛЬКЛОРЫБЫЗ БАЙ'

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА, Ирек мәйданы, 06.03.2009

Геннадий Макаров татар сәнгатен үстерүгә, фольклорны саклап калуга зур өлеш керткән кеше. Аның хезмәте бәяләп бетергесез. Борынгы милли уен коралларын барлап, үз куллары белән ясаган ул. Аның уен кораллары ТРның Милли музеенда, Санкт-Петербургта саклана. Әлмәт музыка училищесына, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына, А.Алиш исемендәге балалар үзәгенә милли уен коралларын бүләк иткән. Моңа өстәп Геннадий Макаров татар мөнәҗәтләрен, бәетләрен барлап халыкка җиткергән шәхес. Мөселман рухи мирасын керәшен татары күтәрә, бөртекләп, җентекләп җыя, татар фольклоры дип җанын бирә.

- Геннадий абый, татар музыкаль фольклоры никадәр өйрәнелгән?

- Фольклор - бик киң төшенчә. Бу өлкәдә филологлар өстенлек итә. Шуңа да киң катлам халык фольклорга тел байлыгы, авыз иҗаты итеп карый. Безнең музыкаль җәүһәрләребез дә тел белән бәйле. Музыкаль фольклорны өйрәнгәндә белгечкә берьюлы тел һәм музыка сәнгате остасы булырга туры килә. Бездә телчеләр, әдәбиятчылар шактый, музыка белгечләре дә аз түгел. Ә берьюлы музыканы да, телне дә белүчеләр бармак белән санарлык. Шуңа күрә безнең бу өлкә шактый аксый.

Өйрәнүчеләр юк түгел һәм без алар белән горурланабыз. Илгә, дөньяга танылган музыкаль фольклор буенча белгеч Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Земфира Сәйдәшева, Наилә Әлмиевалар бар. Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов эшчәнлегенең кыйммәте шунда: ул төрле татар диалектлары барлыгын дөньяга күрсәтте. Аңа кадәр Александр Ключеров, Җәү┐дәт Фәйзиләр фольклорны өйрәнде, Казан татарлары фольклоры дигән атама бирелде. Ә Мәхмүт Нигъмәтҗанов төрле төбәкләргә йөреп, Урал, Себер, керәшеннәр турында саллы материалларны казып чыгарды. Татар фольклорының чикләре киңәйде.

Соңгы вакытта Әстерхан татарлары тарафыннан музыкаль мирас буенча диссертация якланды. Шушы елларда мишәрләр фольклоры да өйрәнелеп, фәнни хезмәт язылды. Болар барысы да фәнни эшләр. Бу бик кирәк.

Ләкин башка зур проблема - ул фольклорны 'тере' килеш саклау. Дәүләт моны игътибардан читтә калдыра дип әйтеп булмый, нидер эшләнә, әмма барыбер кулга алырлык, зурлап сөйләрлек масштаблы проектлар юк. Безнең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле бар. Ул фольклор мирасыбызны саклау һәм үстерүгә көч кертергә тиеш. Ләкин анда да проблемалар җитәрлек. Композиторлар 'чи' халык көйләрен кеше тыңларлык итеп матурлап камилләштерергә тырыша. Башкалардан, Европадан калышмас өчен, бер тавышка җырлый торган җырларны өч тавыш┐ка башкаралар. Нигә бозарга?! Каш ясыйбыз дип, күз чыгарабыз бит. Тагын да матуррак яңгырар дип, яңа төсмерләр өстәп, борынгы җырның асылын югалтабыз. Барлык көйләр┐дән дә 'Тәфтиләү' ясыйлар. Бу милли традицион җыр сәнгатен саклауга түгел, күбрәк мәдәниятне үстерү төшенчәсенә туры киләдер. Чын классик, халык җырын башкару сәнгате турында уйламыйбыз.

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбле бар. Ул да булдыра алганча тырыша. Ләкин аларның чыгышларын караганда да шактый сорау туа. Бу фоль┐к┐лор әсәрләрен төрләндерүме, матурлаумы яисә халыкка якын булсын дип аны эстрада оркестрына кушып башкарумы?! Республикада үзешчән фольклор коллективлар да бар. Ләкин аларның күпчелеге йә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен кабатлый, йә Айдар Фәйзрахмановларга охшарга тырыша. Аулак өйләр ясый, солдат озату көйләрен башкара, каз өмәсе композициясен эшли. Ләкин алар да 1950-1960 елларда популяр булган җырларны сузалар, гармунга җырлыйлар һәм шуның белән вәссәлам. Шушымы инде безнең борынгы мирас?!

Татарлар аңлый, 'Әйе, фольклорны өйрәнү, саклау бик кирәк, коллектив, ансамбльләрне булдыру, һичшиксез, мөһим' дип уйлый. Ләкин шуның ише буш сүз сөйләүдән ары китә алмыйбыз. Менә шул ук Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә фольклорчы-консультант кебек бер штат берәмлеге дә юк. Айдар Фәйзрахманов коллективында да шулай ук. Мондый белгечләр булмый торып, ничек фольклорны дөрес саклап калу турында сүз алып барырга мөмкин?!

- Сез озак еллар Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләдегез. Бүген музыкаль фольклор буенча экспедицияләр оештырыламы?

- Институтта 25 елга якын эшләдем, хәзер киттем. Анда барысы да тел белгечләре, шуңа да музыкаль мираска игътибар җитеп бетми. Гыйльми советка бер генә музыка белгече дә кертелмәде. Эшләгән чорымда 7 меңгә якын көй тупланды, алар иске магнитофон тасмаларында. Хәзерге көндә складларда кибеп, корып яталар. Һаман дискларга күчерелмәде. Ул - милләтнең музыкаль генофонды. Үзен хөрмәт иткән милләт генофондына шулкадәр битараф була алмый. Каян килә шундый игътибарсызлык?! Күпме көч салынган бит аларны табуга, туплауга! Мин киткәч, институтта экспедицияләр гомумән уздырылмас дип куркам.

Бәлки, драматик рәвештә сөйлимдер, ләкин башкарылган эш, тырышлык салынган хезмәт берсенә дә кирәкми дигән нәтиҗә ясыйм да, күңел төшә. Ә бит әле күпме эшләнелмәгән?! Хәер, бездәге керәшен фольклоры ничек тә булса ишетелә, чөнки үзләре тырыша, үҗәтләнә. Ә менә мишәр җырлары бик сирәк яңгырый. Этник төр┐кем┐нәрнең сәхнәгә бөтен┐ләй чыкканы юк. Ә чын мишәр көйләре шулкадәр матур, искиткеч бай ул. Безнең халык себер, әстерхан татарларының үзенчәлекле җырларын белми диярлек. Әстерханда думбрачылар, кушавазларны башкаручылар әле шушы елларда гына үлеп бетте. Шулай да, бераз магнитофон тасмалары бар. Без монда Арча белән Сарман көйләрен саклыйк дип чәбәләнәбез, ә тегеләр бөтенләй игътибардан читтә кала. Боларның барысының да югалып бетүе Казан намусында булачак. Монда Мәскәү гаепле түгел.

- Узган елның октя┐брендә Ульян өлкәсенең Кулаткы җирендә I Бөтенрусия татар фольклор фестивале үтте. Шактый күп коллектив җыелган иде.

- Бу бик зур чара булды. Фестиваль караңгылыкка бер яктылык алып керде. Шунысы куанычлы: бернинди синтезатор булмады, халык ансыз да яшәргә мөмкин икән дип, чын традицион башкаруны сакларга дигән фикерләрен ныгытып таралышты. Шуңа да вәзгыятьнең яхшы якка борылыш алу┐ына өметебез зур. Мине генә түгел, барысын да шаккатырган ансамбль - Свердловск өлкәсе Красноуфимскидан 'Сардария' коллективы. Аларны бүген┐нән үк дөньякүләм фестивальләргә җибәрсәң дә, оят түгел, беренчелекне яулап кайтачаклар. Мордовиядә уңай үзгәрешләр бар. 'Умырзая' ансамбле кыз елау йоласын күрсәтте, җырларны үз якларына хас булган үзенчәлек белән башкардылар. Баян да кушмыйча, үз тавышлары белән әсир иттеләр. Шунысы кызганыч, этник катлам бетеп бара. Менә гомуммилли һәм җирле фольклор бар. Аерым төбәкләргә генә хас булган фольклор үзенчәлекләрен саклап каласы иде безгә.

Чарада тагын бер ошамаган як булды. Мәсәлән, мишәр егетләре 'Карурман'ны башкардылар. Алар барыбер Илһам Шакировны уздыра алмаячак. Шуңа да ник җырларга? Ә үзләренең шулкадәр матур көйләре күп, ни┐гә шуларны халыкка җиткермәскә?! Мишәрләрнең көйләү манерасы, ысулы да үзгә бит, менә шуны саклап калырга кирәк. Байлыгыбыз тагын да киңрәк, тулырак булыр иде.

- Башка милләтләр, халыклар белән чагыштырганда, безнең мирас ни хәлдә?

- Күп халыклар үзләренең көчле этник ансамбльләрен оештырды. Себер халыклары, күрше фин-угор милләтләрендә ул югары куелган. Башкортлар да бу өлкәдә алда бара. Телевидениеләрен карасаң, сокланасың да, көнләшәсең дә. Ни┐әмә-ничә коллектив алар┐да, концертлар тапшырыла, фольклор турында фильмнар төшерелә. Ә без моның белән әлегә мактана алмыйбыз.

Уйласаң, татарда да йолалар шактый, аларны менә дигән итеп халыкка җиткерергә була. Шул ук мари, чуваш, удмуртлар төрле музыка коралларын барлап, чыгышлар ясыйлар. Гөсләләрен кайтара алдылар, ә аларның бу уен коралында оста уйнаучылары күптән үлеп бетте. Татарда исә андый талантлар, шөкер, бар әле. Балтач, Арча якларында гөсләдә уйный белүче әбиләр исән. Әмма ләкин бу уен коралы бездә юк. Гөсләдә уйнарга өйрәтүче музыка мәктәбен дә табып бул┐мый. Бүген аны урыс милли уен коралы итеп кенә беләләр.

Тальян гармунын ясаучы фабрика да бетерелде. Сәбәбе? Алучы юк, диләр. Уйлап карагыз, Башкортостанда курай дәресе бөтен мәктәптә дә бар, һәр авылда диярлек курайчылар коллективы. Курай сыйныфы булмый карасын, музыка мәктәбен ябып куячаклар. Әгәр дә тальян гармуны классы буенча белем бирү булмаса, ябабыз, дисәләр, бездә дә шундук музыка мәктәпләре тальянны сатып алыр иде. Ул әллә ни кыйм┐мәт түгел бит. Болар барысы да бер-берсенә шулкадәр бәйлән┐гән. Әгәр уйланып эшләнсә, музыка мәктәбе дә тальянлы булыр, фабрика да эшсез утырмас, милли традицияләр дә сакланыр иде. Дәүләт тарафыннан контрольдә торырга тиеш нәрсәләр бит бу.

- Сез борынгы милли уен коралларын барлап, үзегез эшләгән, уйный да белгән кеше. Алар белән кызыксынучылар бармы?

- Коллекциядә думбра, гөслә, тамбур, ногай курае, бәрмә һ.б. уен кораллары бар. Курайны Казанда да, авылларда да ясыйлар. Думбрада уйнаган берничә кешене беләм. Студентлар арасында да кызыксынучылар бар. Безгә, һичшиксез, бер остаханә булдырырга кирәк. Республика буенча бөтен музыка мәктәплә┐рен┐дә борынгы милли уен кораллары белән таныштыру, уйнарга өйрәтү дәресләре булырга тиеш. Мәҗбүр ит┐кәндә милли уен коралларына ихтыяҗ да туар. Ә энтузиастлар белән генә ерак китеп булмаячак.

- Безнең 'Сорнай' фольклор ансамбле бар, бик үзенчәлекле, кызыклы коллектив. Борынгы уен коралларында уйныйлар, җырлыйлар, бииләр. Лә┐кин алар бердәнбер. Ни өчен андый ансамбльләр юк?! Борынгы уен коралларында уйнаучыларны табу авырмы? Әллә уен кораллары булмаганга оешмыйлармы? Яисә ихтыяҗ юк┐мы?

- Ихтыяҗ бар. 'Сорнай'ны туплап тотучы Ренат Гыйләҗевка исемнәр бирелмәсә дә, ул милли каһарман. Халыкка борынгы уен коралларын чыгарды. Күптөрле уен коралларыбыз бар, алар турында укыйбыз, беләбез, ләкин шуннан ары китмибез. Тагын бер хәрәкәт булырга тиеш. Кара әле, бу уен коралын ясап, уйнарга мөмкин бит дип фикерләп эш итәргә кирәк. Моның өчен эчке киртәләр бар. Аларда уйный башларга кирәк. Үзем шулай башладым. Ләкин мин генә барысына да өлгермим. Кораллар җитешми, аларда уйнарга өйрәтү, укыту куелмаган, программалар юк.

- Чит илдә бүген популяр музыкадан туеп, этномузыка белән җенләнәләр. Безгә кайчан килеп җитәр икән?

- Безгә дә килер ул, исләренә төшәр, ләкин аңа кадәр бар нәрсәне югалтып бетермәсәк ярар иде дип телим. Хөкүмәтебез карары белән керәшен дәүләт ансамбле оешты. Тупланган материал шактый күп, шуңа бер генә түгел, әллә ничә ансамбльгә җитәрлек. Лә┐кин җыелышкач, каршылыклар барлыкка килде. Кирәкме ул халыкчан итеп җырлау дигән сорау туды. Кем тыңласын, кемгә кирәк искечә башкару, диләр? Эстрадага якын булырга омтылалар. Болай да сәхнә поп-музыка белән тулган. Керәшеннәр ансамбле белән чит ил кешеләре кызыксына, аларга югары бәя бирә. Ә безнекеләр үзләренең стереотипларыннан арына алмыйча, аны 'авыл культурасы' дип бәяли. Синтезаторга кушылып җырлауны өстенрәк кү┐рә.

01.04.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: