Тихвинский приход в КазаниСетевой этнокультурный проект кряшенского народаПричастие
на главную о проекте ccылки rus kryash tat eng

Новости
Аналитика
Актуальные темы
СМИ о кряшенах
Современное положение кряшен
Духовная история и культура
Музыкальная культура и фольклор
Этнография
Перепись 2002
Правовой ликбез
Электронные конференции
Библиотека
Галереи
Газета 'Туганайлар'
'Кряшен Сюзе'
Книжная лавка
Издательство 'КряшИздат'
Ссылки


Халыкны шәхесләр күтәрә

Сөйләште Л.БЕЛОУСОВА.

Россиядә Фән көне билгеләнеп үтү уңаеннан, керәшеннәрне фәнни яктан өйрәнү буенча перспективаларны билгеләү максатыннан, Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих Институты директоры Рафаиль Сибгатович Хәкимовка берничә сорау бирдек.

- Рафаиль Сибгатович, керәшен җәмәгатьчелеге зур түземсезлек белән Тарих Институты структурасында каралган керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәгенең эш башлавын көтә. Бу мәсьәләгә Сез нинди ачыклык кертә аласыз?

- Бүгенге көндә булачак Үзәкнең концепциясе эшләнгән, хөкүмәт исеменә заявка җибәрелгән. Ун штат берәмлеге сораган идек, биш-алты кешелек булса да бирми калмаслар, дип өметләнәбез. Билгеле булганча, хәзерге вакытта дөньяда хәлләр авырлашып китте, шуңа күрә, безгә азрак сабыр итәргә куштылар. Бу республика бюджетын яңадан карау белән бәйле. Беренче январьдан эшкә тотынырбыз, дип өметләнгән идек.

- Илдә барган экономик кризис, оптимизация зәхмәтләре бу башланып кына килгән эшне туктатмасмы?

- Беренчедән, бу республика Президенты Минтимер Шәймиев кушуы буенча эшләнә һәм контрольдә тора. Икенчедән, Фәннәр Академиясе дә бу тарафтан уңай карар чыгарды һәм бу башлангычны хуплый. Өченчедән, эшләрнең тоткарлануы бит оешып килүче керәшеннәрне өйрәнү Үзәгенә генә түгел, бөтен Институтка, бар фәнни проектларга кагыла.

- Яңа структураларны оештыру бик катлаулы, үтә җаваплы эш. 'Бар нәрсәне кадрлар хәл итә' дигән әйтем дә бар. Күп нәрсә Үзәкнең җитәкчелегеннән торачак. Бу рольдә Сез кемне күрәсез?

- Мин инде озак еллар Геннадий Макаровны беләм. Белгеч буларак та, шәхес буларак та ул бик абруйлы кеше. Академик Марс Михайлов кандидатурасына да тукталган идек. Медицина галиме булса да, керәшен керәшен инде ул, аның да үз халкы өчен йөрәге яна... Ул бу структураны төзү фикерен хуплады, аннан соң президиум утырышында яклап чыкты. Каршылар да булды бит. 'Керәшенне бүлсәк, себер, әстерхан татарларын, мишәрләрне читтә калдырабыз', диделәр. Барысын да өйрәнәбез, - мин әйтәм, - кырымнарны да, себерләрне дә, типтәрләрне, мишәрләрне дә...' Күптән түгел Атлас чыгардык, анда бары да кергән: казан, астрахань, себер, кырым татары да, керәшеннәр дә... Бу эшләр җайга салынган, Геннадий Михайлович проблемалар белән таныш кеше, булдырыр, дип уйлыйм.

- Рафаэль Сибгатович, бу мәсьәләнең чишелеше бик озакка сузылды. Матбугат битләрендә дә бәхәсләр булмады түгел. Политик, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе дә буларак, бу Үзәкнең кирәклеген Сез таныйсызмы?

- Мин беркайчан да шикләнмәдем. Культура институтында укыткан елларда ук студентлар белән Нардуган бәйрәмнәре оештырып йөрдем. Макаров белән дә шул еллардан бирле таныш һәм аның башлангычларын да гел хуплап килдем. Минем өчен бу яңалык түгел. Мөмкинчелек, теләк, эшләрлек кешеләр бар икән - димәк, эшләргә кирәк.

- Керәшен җәмәгатьчелеге, активистлары арасында әлегә кадәр Рафаиль Хәкимов бу структураның булуын хупламый, дигән фикер яши.

- Ялгыш фикер. Мин керәшеннәргә каршы түгел, җүләрләргә каршы. Ясалма, уйлап чыгарылган әйберләргә каршы. Керәшеннең үз теле бар, дигән уйдырма яши. Саф татарча сөйләшә керәшен, ә безгә, мөселман татарларына, әле сездән үрнәк алырга кирәк. Булган нәрсәне, күзгә күренеп торган әйберләрне өйрәнергә кирәк. Керәшеннәр арасыннан чыккан бөек шәхесләр - үзе бер мирас.

- Керәшеннәрне өйрәнү Үзәгенә шундый шәхесләрнең берсе - Советлар Союзы Герое Дмитрий Карбышев исемен бирүне тәкъдим иткәнсез...

- Минем бу тәкъдимемә себер татарлары каршы килде. Карбышев безнеке, диделәр. Мин институт галимнәренә моны ачыкларга куштым. Исем бирү ул Фәннәр Академиясендә үзенә күрә бер традиция. Һәр институт кемнең дә булса исемен йөртә: Тарих институты - Шиһабетдин Мәрҗани исемендә, Тел, әдәбият, сәнгать институты - Галимҗан Ибраһимов исемендә, Археология институты Альфред Халиков исемендә... Бу үзенә күрә бер горурлык, шушы өлкәдә хезмәт иткән кешенең исемен мәңгеләштерү.

- Бу Үзәк белән бәйләп, XIX гасырның татар классик әдәбиятына кереп калган бердәнбер керәшен шагыйре Җырчы Җәкәү - Яков Емельяновның исемен мәңгеләштереп булыр иде.

- Мин каршы түгел. Бу тәкъдим белән керәшеннәр үзләре чыгарга тиеш.

- Узган ел 'Бәрмәнчек' дәүләт керәшен ансамбле төзелде. Бүгенге көндә бу коллективның башкару стиле нинди булырга тиеш, дигән сорау килеп туды. Баксаң, этник башкару, керәшен җырларын халыкчан итеп җырлау фәндә өйрәнелмәгән икән. Диссертацияләр якланмаган, монографияләр язылмаган, шуңа күрә керәшен җырларын җырларга өйрәтү методикасы да юк... Бу бер генә мисал. Ә бит әле әдәбият, тарих, матбугат, мәгариф һәм башка өлкәләр дә бар. Алар да өйрәнелмәгән. Нәрсә дә булса төзи башлау өчен, башта ныклы, ышанычлы нигез кирәк. Фәндә аны 'базис', 'надстройка' дип атыйлар. Булачак Үзәк төрле юнәлешләрдә керәшеннәрне өйрәнү өчен шушы 'базис'ны төзи алырмы?

- Барысы да кадрлардан тора. Үзәкнең юнәлешләрен, җыелып, киңәшләшеп, үзегез билгеләргә тиеш. Кайдадыр, нәрсәдер җитми, өйрәнелмәгән икән, шул темага семинар, конференцияләр уздырырга, китаплар чыгарырга, экспедицияләр оештырырга кирәк булачак. Безнең институт үз эчендә үз кешеләре белән генә эшләми, оештыру эшләре белән дә шөгыльләнә. Шуңа күрә, сезгә дә читтән керәшеннәр белән кызыксынучыларны тартырга мөмкин булачак. Аннан соң, институт акчасына гына таянып, әллә ни эшләп тә булмый. Шуңа күрә, без махсус проектлар төзибез, шул проектларга бизнесменнарны тартабыз. Монысы инде җитәкчелек эше. Моннан кала, минем бурыч - булачак Үзәкнең дәрәҗәсен күтәрү, дөнья күләмендә таныту да. Шуңа күрә, исеме Үзәккә бирелгән шәхеснең дә абруе дөньякүләм дәрәҗәдә зур булырга тиеш. Әле танылмаган икән, сез аның турында хезмәтләр язып, бу шәхесне танытырга тиеш. Без чит ил галимнәре белән дә, бөтен дөнья белән эшлибез, бу замана таләбе.

- Бу Үзәк эчендә аспирантлар әзерләү, соискательләр белән эшләү күздә тотыламы?

- Әлбәттә. Бу - булачак Үзәкнең концепциясенә иң мөһим пунктларның берсе буларак кертелде. Безнең кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклау буенча гыйльми Советыбыз бар. Фәнни хезмәтләребезне үзебезнең типографиядә бастырабыз. Институтта 60 аспирант укый. Болары иң ансаты. Кыены - кешеләрен табып, эшне дөрес итеп оештырып җибәрү. Иң беренче адымнарны ясаганда дөрес юнәлеш билгеләү. Эшнең башы уңышлы булса, нәтиҗәсе дә озак көттерми.

12.02.2009
 

НАВЕРХ


© Сетевой этнокультурный проект kryashen.ru, 2002.
Создание и поддержка - НКЦ кряшен г.Казани и Республики Татарстан.
Идея - Александра Журавского. Дизайн - Ольги Святкиной.
При полном или частичном использовании материалов ссылка на kryashen.ru обязательна.
Вопросы, предложения, замечания и отзывы: